Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Данис Шакиров Милли Шура рәисе исеменнән Тәлгать хәзрәт Таҗетдинне котлады
Уфада Баш Мөфти, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең 45 еллык дини эшчәнлегенә багышланган кабул итү мәҗлесе узды. Биредә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән котлауны һәм истәлекле бүләк тапшырды. Бүләк ителгән шамаилдә ГабдуллаТукайның «Туган тел» шигыреннән юллар бирелгән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Котлау хатында Васил Шәйхразыев Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең 45 ел дәвамында Россия мөселманнарына хезмәт итүен, авыр чорларда да хак динне саклап калудагы ролен, меңләгән мәчетләр һәм мәдрәсәләрнең яңадан торгызылуына зур өлеш керткәнен билгеләп үтә.
Ул котлау хатында Баш мөфтинең Идел-Урал төбәге мөселманнарының рухи мирасын яңарту, «Изге Болгар җыены»н башлап җибәрү, дини-милли берлекне ныгытудагы хезмәтен югары бәяли. Васил Шәйхразыев киләчәктә дә уртак изге эшләр дәвамлы булуын теләп, Тәлгать хәзрәткә сәламәтлек һәм бәрәкәтле гомер тели, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз