news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Данис Шакиров: Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында проектларны көчәйтү бурычы тора

Данис Шакиров: Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында проектларны көчәйтү бурычы тора
Рамил Гали

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров әйтүенчәМилли мәдәниятләр һәм традицияләр елында алар алдында өзлексез рәвештә алып барган проектларны көчәйтү бурычы тора.

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның юлламасы халкыбызның бөек шәхесе Мөдәррис Әгъләм сүзләре белән башланып китте. Бу – киләсе елның Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителүнең нигезле булуын күрсәтүче фактор. Бу өлкәдә Бөтендөнья татар конгрессының роле әйтеп бетергесез зур. Президентыбызның юлламада Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллык эшчәнлегенә уңай бәя бирүе безгә көч өсти. Безнең алда өзлексез рәвештә алып барган проектларны көчәйтү бурычы тора», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot