Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Данис Шакиров «Милләт Җыены» турында: 68 төбәк, 27 чит илдән меңнән артык делегат көтелә
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров «Милләт Җыены» чарасына Россиянең 68 төбәгеннән, 27 чит илдән меңнән артык делегат киләчәген әйтте.
«Иң зур делегация Башкортстан Республикасыннан килә, аннан 93 вәкил катнаша. Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезнең карашлары Казанга төбәлгән, шуңа күрә Бөтендөнья татар конгрессы аларны бер чарага туплый. «Милләт Җыены» – Бөтендөнья татар конгрессының ике корылтае арасында көнүзәк мәсьәләләрне хәл итү һәм хәзерге заман шартларында татар милләте үсешенең хәл иткеч юнәлешләрен билгеләү максатыннан үткәрелә», – диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.
Аның әйтүенчә, чаралар программасы 26 августта кичен Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының иске бинасында җыенның тантаналы ачылышы белән башланып китә.
«Быел «Милләт Җыены» яңа киңәйтелгән форматта оештырыла. Шуңа күрә 27 августта делегатлар дүрт төркемгә бүленеп, IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы, VII Бөтендөнья татар хатын – кызлары җыены, Бөтенроссия татар Туган якны өйрәнүчеләр форумында катнашачак, аерым төркем делегатлар Арча районына һәм Кырлайга юл тотачак», – дип искәртте Данис Шакиров.
Йомгаклау рәвешендә, 28 августта Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында аерым пленар утырыш була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз