Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Данис Шакиров Марий Эл Республикасының татар эшмәкәрләре форумында катнашты
Марий Эл Республикасының Медведево районы Руэм бистәсендә Марий Эл Республикасының татар эшмәкәрләре форумы узды. Форум эшендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров катнашты, дип хәбәр итә конгресс сайты.
Үз чыгышында Данис Шакиров Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде. Әлеге форумның мөһимлеген ассызыклап, эшмәкәрләрнең татар милли тормышын үстерүдә зур роль уйнаганын сөйләде. Бүгенге көндә Мордовия, Удмуртия республикаларында, Ульяновск өлкәсендә эшмәкәрләр клубларының җирле татар оешмалары белән уңышлы эшләүләрен әйтеп узды. Шулай ук ул җыелган эшмәкәрләргә Казанда инде дистә елдан артык Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре һәм Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре форумнары уздырылып килүе турында бәян итте.
Чыгышы ахырында Данис Шакиров Марий Эл Республикасы Татар автономиясе советы рәисе Рөстәм Дәминовка әлеге форумны оештыруы өчен рәхмәтен җиткерде һәм Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән җирле татар автономиясенә китаплар тупланмасы тапшырды.
Чарада шулай ук Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов, Марий Эл Республикасының Сәнәгать, икътисади үсеш һәм сәүдә министры Владимир Халюзин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз