news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Данис Шакиров: «Котадгу белек» - тарихи чынбарлыкны чагылдырган милли горурлык чыганагы

«Китаптагы афоризмнар, мәкаль-әйтемнәр, тормыш тәҗрибәсенә нигезләнгән сүзләр массакүләм мәгълүмат чараларында, радиолардан яңгырарга, күрсәтелергә тиеш», - диде ул.

Данис Шакиров: «Котадгу белек» - тарихи чынбарлыкны чагылдырган милли горурлык чыганагы
Солтан Исхаков

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров төрки язучысы Йосыф Баласагуниның «Котадгу белек» әсәрен тарихи чынбарлыкны чагылдырган милли горурлык чыганагы дип атады.

«Еш кына милли тәрбия, әдәп-әхлак турында сөйләргә, әйтергә яратабыз. Аны нигез итеп булдырырлык һәм аерым бер методик әсбап булып кулланырлык китапларыбыз белән беррәттән, мәгърифәтчеләребезнең китабына басым ясыйбыз. XI гасырда ук язылган «Котадгу белек» әсәре татарның өстәл китабы булырга тиеш. Үзен татар дип санаган кешенең китап киштәсендә бу китап торсын иде», - диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

  • Искәртеп үтик, «Безнең мирас» журналы редакциясендә Йосыф Баласагуниның «Котадгу белек» китабы мең данә белән басылып чыкты. Бу – төрки дөньядагы беренче күләмле шигъри әсәрнең беренче тапкыр татар телендә китап булып чыгу. Басма Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән дөнья күрде.

Данис Шакиров әлеге китапны алга таба киң катлам җәмәгатьчелеккә җиткерәчәген әйтте. «Китап чыгу хәбәре белән Казахстан, Кыргызстан, Төркия, Үзбәкстан илләре кызыксынды. «Котадгу белек» - язма мәдәниятебезнең ядкярләренең берсе. Бу аерым проект һәм аның дәвамы булачак. Идея авторы Ләбиб Леронга рәхмәтлебез. Тәкъдимне бик куәтләп кабул иттек. Бу - затлы, зәвыклы рәвештә татар телендә чыккан беренче басма», - дип билгеләп үтте ул.

Аның фикеренчә, китаптагы афоризмнар, мәкаль-әйтемнәр, тормыш тәҗрибәсенә нигезләнгән сүзләр массакүләм мәгълүмат чараларында, радиолардан яңгырарга, күрсәтелергә тиеш. «Без моны әби-бабаларыбыздан калган васыять буларак кабул итәбез. Мирасыбыз китап булып басылмый икән, тарихта үзен калдыра алмаячак. Алга таба Татарстан китап нәшрияты, министрлык белән эшләү күздә тотыла», - диде ул.

«Бүгенге көндә басма әзерлекле рәвештә бай тарихи мирасыбызны да, татарның дөньякүләм ролен, абруен күтәрә. Бу татар дөньясы өчен кирәкле басма. Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы тарафыннан бу ел «дастаннар елы» дип игълан ителде. Безгә алга таба да шушы дәрәҗәдә тарихи чыганаклар белән эшләүне дәвам итәргә кирәк», - диде ул.

Данис Шакиров басманың фәнни эзләнүләр өчен аерым нигез булып торуын әйтте. «Төрле өлкәдә эшләгән кеше бу китапны үзенә методик әсбап буларак куллана. Афоризмнар, мәкаль-әйтемнәрне кесә китабы буларак итеп чыгару тәкъдимен хуплыйм», - диде ул.

  • Йосыф Баласагуни - төрки язучысы, фәлсәфәче, дәүләт эшлеклесе. Ул 1016 һәм 1021 еллар аралыгында Караханлылар дәүләтенең башкаласы булган Баласагун шәһәрендә туган (шәһәр торган урын хәзерге Кыргызстан җиренә керә). Йосыф Баласагуни туган телен, гарәп һәм фарсы телләрен камил белгән. Язучы 1070 елларда вафат булган дип фаразлана.
  • Йосыф Баласагуниның дөньякүләм танылган әсәре - «Котадгу белек» (бәхет турында белем дип тәрҗемә ителә). Галимнәр фаразлавынча, әсәр 1069-1070 елларда иҗат ителгән.
  • Әсәрне борынгы төрки телдән хәзерге татар теленә филология фәннәре докторы, профессор Рифкать Әхмәтҗанов моннан 15 ел элек тәрҗемә итә. Тәрҗемә дә шигъри телдә эшләнгән. Галим аны Зәки Вәлиди тапкан тулы нөсхә буенча тәрҗемә иткән.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100