news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Данис Шакиров кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиева турында: Татар җанлы шәхес

Данис Шакиров кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиева турында: Татар җанлы шәхес
Фото: Флюра Абдуллина

Казанның «Тантана» ресторанында Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте рәисе Алсу Нәбиева ифтар мәҗлесе уздырды.

«Татарстан Диния нәзарәтенең үзәк ревизия комиссиясе һәм аттестация комиссиясе рәисе, һәрдаим Казан кооператив институтындагы дини чараларның махсус хәзрәте Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин тормышта кирәкле вәгазьләр сөйләде, Коръән сүрәләрен яңгыратты. Мәҗлестә Алсу Нәбиеваның классташлары, туганнары килеп, күңел хатирәләрен искә төшерде, теләкләрен юлладылар», - диде «Татар-информ»га Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина.

«Бүген бөтен кешегә дә үрнәк, өлге булырлык, тәртипле, уңган кешенең гомер бәйрәме. Алсу Рөстәмовна кебек үрнәк хатын-кызлар күп булган саен, милләтебезнең дә үсеше күркәм, матур булыр дип уйлыйм», - диде Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров Алсу Нәбиеваны татар җанлы, күпкырлы шәхес дип атады. «Бер хатын-кыз җилкәсендә күпме вазифа, эш! Сезне Татарстан Дәүләт Советында да, муниципаль берәмлекләр советында да күрергә мөмкин. Әлки якташлыгы җәмгыяте җитәкчелек итү белән дә шөгыльләнәсез. Сезнең татар дөньясында алып барган эшчәнлегегезне, ролегезне сизеп торабыз. Зур ярдәмегезне тоеп яшибез, татар балаларына да укырга мөмкинлек бирәсез. Бүгенге көн мәгърифәтчеләре кемнәр соң, дигән вакытта Сезнең исемне дә атап була», - диде ул.

«Сезнең белән күрешкән вакытта һәрвакыт кәеф күтәрелә, нинди генә проблема булмасын, Сез аннан җиңел генә чыгу юлын табасыз. Алга таба да сау-сәламәт булып яшәргә язсын. Балаларыгыз сөендерсен, хезмәтегез хөрмәтле булсын, янәшәгездә үзегез кебек кешеләр, тугры дуслар булсыннар иде. Республикабыз, милләтебез өчен зур эшләр эшлисез», - диде ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла, Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева, Казан шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, «Казан шәһәре азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рима Мөхәммәтшина, Россия мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина, Россия мөфтиләре Советы каршындагы Сәламәтлек саклау комитеты аппараты башлыгы Гүзәл Мөбинова, «Шаян ТВ» каналы Башкарма директоры Рамилә Сәхәбетдинова Алсу Нәбиеваны юбилее белән тәбрикләде.

Ифтар мәҗлесендә абруйлы галимнәр Хатыйп Миңнегулов, Фоат Галимуллин, Нәҗип Исмәгыйлев, шагыйрә Илсөяр Ихсанова, Казан шәһәре мәгариф идарәсе баш белгече Райханә Баһавиева, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Винера Ганиева, җырлар авторы Әлфирә Гайнуллина, Илдар Миңгәрәев һәм мәҗлестә катнашкан йөздән артык кеше теләкләргә кушылды.

Әлки районында туып үскән Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт, Фәнис-Алия Кәлимуллиннар, Лилия-Ләйсән Мәхмүтовалар, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ринас Шиһапов, җырчы Нияз Җәләлов Алсу Нәбиевага багышлап җыр яңгыратты. Баянда Булат Хисмәтов уйнады. Җырның сүзләрен Татарстанның атказанган табибы Ирек Билалов иҗат иткән.

Татарстанның атказанган артистлары Гөлдания Хәйруллина, Лилия Муллагалиева, җырчы Базарбай Бикчәнтәев халык әсәрләрен яңгыратты. Композитор, шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Наилә Яхина үзе язган җырны башкарды. Евразия рәссамнәр берлеге әгъзасы Гөлсем Хаҗиева Алсу Нәбиеваның портретын иҗат итеп бүләк итте. Дәрдемәнд премиясе лауреаты, 9 класс укучысы Әнвәр Хәертдинов Дәрдемәнд шигырен, педагогы Зифа Гәрәева «Бәхет» дигән шигырь сөйләде.

«Алсу Рөстәм кызының әнисе Һаҗәр Бәширова, ана буларак рәхмәтен әйтте. Әлки районы хакимияте башлыгы урынбасары Рәшит Билалов җитәкчелегендә делегация килгән иде. Дини темага кагылышлы викторина да оештырылды. Җавапларны Урта Әлки мәчете имамы Радик хәзрәт Абдуллин бәяләде. Бу көнне Алсу Рөстәмовна чакыруы буенча килгән кунаклар ифтар мәйданына җыелып, илебезнең тынычлыгы, иминлеге, кешеләрнең саулыгы, мул тормышлары өчен дога кылды», - диде Флюра Абдуллина.

  • Мәҗлесне Татарстанның атказанган артисты Ильяс Халиков алып барды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100