news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Данис Шакиров Киров өлкәсендә Бөтенроссия авыл Сабантуен уздыру турында сөйләште

Данис Шакиров Киров өлкәсендә Бөтенроссия авыл Сабантуен уздыру турында сөйләште
Фото: tatar-congress.org

Бүген, 3 апрель көнне, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров Киров өлкәсе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Алексей Жердев белән очрашты. Очрашу кысаларында алар XV Бөтенроссия авыл Сабантуена әзерлек һәм аны уздыруның төп аспектлары турында фикер алыштылар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

2025 елда Бөтенроссия авыл Сабантуе 27-28 июньдә Киров өлкәсенең Нократ Аланы районында узачак. Бәйрәмнең ике көнлек программасына ярминкә, мастер-класслар, концертлар, гастрономия зонасы керә. Чаралар милли традицияләрнең төрлелеген һәм үзенчәлеклеген күрсәтергә, авылның һәм авыл хуҗалыгының ролен ассызыкларга юнәлдерелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100