news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Данис Шакиров: КФУның Филология институтында конкуренциягә сәләте булган балалар әзерләнә

Данис Шакиров: КФУның Филология институтында конкуренциягә сәләте булган балалар әзерләнә
Фото: © "Татар-информ", Солтан Исхаков

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров әйтүенчә, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында конкуренциягә сәләтле булган, зур конкурслар аша үткән балалар әзерләнә. Бу хакта ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында сөйләде.

«Мөмкинлекләр бик күп, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында укып чыкканнан соң, студентларның күбесе Казанда калырга тели. Безнең максат – аларны үзләренең туган якларында милли тормышны оештырыр өчен Каюм Насыйри үзәкләренә кире кайтару. Һәм бу эш бүгенге көндә системалы рәвештә алып барыла», – диде ул.

Аның сүзләренчә, төбәкләрдә һәм чит илләрдә татар телен уку-укыту, татар тарихын, мәдәниятен онлайн-лекция, вебинарлар, методик әсбаплар белән тәэмин итүче, татар телен өйрәнергә теләүчеләргә аерым бер форсат тудырган Каюм Насыйри исемендәге фән һәм мәгариф институты эшли. Бүген үзәкнең 14 филиалы бар.

«Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт, әлеге үзәкләр инде 14 ел дәвамында ачыла. Мәскәү, Астана, Санкт-Петербург, Бишкәк, Екатеринбург, Пенза, Уфа, Ульяновск, Тубыл, Самара, Барда, Ташкент, Баку шәһәрләрендә үзәк даими рәвештә эшли. Монда укыган, тәрбияләнгән татар балаларын Казанга тарту җиңелрәк һәм ул билгеле бер системаны барлыкка китерә. Әлеге проект «Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» Дәүләт программасы нигезендә гамәлгә ашырыла. Финанслар җитеп бетми. Аннан тыш, мөмкинлекләр табарга тырышабыз», – диде Данис Шакиров.

Ул КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына, аның директоры Рәдиф Җамалетдиновка рәхмәт әйтте. «Бөтендөнья татар конгрессының төп максаты – Татарстаннан читтә яшәгән милләттәшләребезне, сәләтле татар балаларын Татарстанга, Казанга тарту. Сәләтле балаларны Казанга тарту өчен без аларга мавыктыргыч һәм конкуренциягә сәләтле шәхесне тәрбияли торган уку йорты белән беррәттән, программалар тәкъдим итәбез. Һәр татар оешмаларының делегацияләре Казанга килә икән, без аларны институтның эшчәнлеге белән таныштырабыз», – диде.

«20 бюджет урынның сигезендә төбәкләрдән килгән балалар укый икән, димәк, алар сайланып алынган. Һәр теләгән бала укырга керә алмый – моны да аңларга тиешбез. Бу отышлы проект. Хөкүмәтебез һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан да хуплау бар», – дип өстәде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе.

Институт директоры әйтүенчә, бүгенге көндә «Филология», «Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә», «Нәшрият эше», «Педагогик белем бирү» кебек юнәлешләрдә Россиянең барлык төбәкләреннән диярлек балалар килеп укый. «Шулкадәр кызыксыну булыр дип көтмәгән идек. Быел да шулай булыр дип өметләнәбез», – диде Рәдиф Җамалетдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100