news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Данис Шакиров: «Идел-йорт» фестивале - татар үзешчән халык театрларын берләштерү символы

Данис Шакиров: «Идел-йорт» фестивале - татар үзешчән халык театрларын берләштерү символы
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт Академия театрының Көнчыгыш залында Шамил Закиров исемендәге XXV төбәкара «Идел-йорт» театр коллективлары бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

Быелгы юбилей бәйге батырлык, гаилә язмышы, сугыш турындагы истәлек һәм тыныч тормыш кыйммәтләре кебек мәңгелек темаларга багышланды. Анда Татарстан Республикасыннан 50гә якын, ә Россия Федерациясе төбәкләреннән 20дән артык гариза кабул ителде. Экспер комиссиясенең сайлау нәтиҗәләре буенча, Республика этабының финалына иң көчле 12 спектакль чыкты. Алар арасында Азнакай, Актаныш, Арча, Баулы, Югары Ослан, Биектау, Кайбыч, Менделеевски, Балык Бистәсе, Тәтеш, Тукай һәм Теләче районнары. Шуңа өстәп, Башкортстан, Удмуртия Республикалары, Оренбург, Пермь, Самара, Свердловск, Ульяновск өлкәләре, Санкт-Петербург һәм Мәскәү шәһәрләре дә катнашты.

Чарага килүчеләрне Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Нотфуллин сәламләде.

«Фестивальгә – 25 ел. Аның әһәмияте нәрсәдә, диярсез. Саннарга игътибар итсәк, 2000 елларның башында республикабызда халык театрлары саны 48 иде, ә хәзер алар 160тан артты. Бу бәйгенең театр үсешенә йогынтысы гаять зур. Һәм, минемчә, әгәр кеше сәхнәгә бер адым ясаса, театр сәнгатенә үз өлешен бирсә, ул кеше бәхетле була. Аның дөньяга, тормышка мөнәсәбәте башка була», - диде ул.

Шулай ук, чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров чыгыш ясады.

«Әлеге фестиваль татар үзешчән халык театрларын берләштерү символына әверелде. Әлбәттә, татар дөньясы Татарстан белән генә чикләнми. Татарстаннан читтә яшәп, Бөтендөнья татар конгрессы канаты астында эшләп килүче татар оешмалары тарафыннан оештырылган аерым энтузиастлар күңелендә мәдәнияткә, сәнгатькә гашыйк булучы милләттәшләребез татар халык театрларын, үзешчән театрларны корып, үзләренең хезмәтләрен жюри әгъзаларына юлладылар. Шунардан чыгып, мин әлеге фестивальнең никадәр кирәклеген аңлыйм», - диде ул.

Аның сүзләренчә, Шамил Закиров Татарстандагы татар халык театрлары белән беррәттән, Татарстаннан читтә булган татар үзешчән театрларын да якын күргән, шуңа бу фестиваль аның исеме белән аталган да.

Шамил Закиров исемендәге XXV төбәкара «Идел-йорт» театр коллективлары бәйгесенең региональ этабы Гран-при иясе итеп Башкортстан Республикасы Зөфәр Солтанов исемендәгә «Дүртиле» татар халык театры танылды.

«Идел-йорт» театр коллективлары бәйгесенең Гран-при бүләге Татарстан Республикасы Балык Бистәсе район мәдәният йорты татар халык театрына тапшырылды.

Чара Балык Бистәсе район мәдәният йорты татар халык театрының Гөлшат Зәйнәшева әсәре буенча куелган «Чиккән кулъяулык» («Рамай») спектакле күрсәтелү белән тәмамланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot