Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Данис Шакиров һәм Казахстан делегациясе хезмәттәшлек турында фикер алышты
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Казахстаннан килгән кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы тарихы һәм эшчәнлеге белән таныштырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуда Данис Шакиров Казахстан Республикасы Парламенты Сенаты депутатлары Нурия Ниязова, Жанна Асанова белән киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты.
Фото: © Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте
Шулай ук делегация составында Татарстанның Казахстандагы Тулы вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиев та бар иде. Алар «Дөнья» студиясендә булдылар, Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы эшчәнлеге турында мәгълүмат алдылар, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз