Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Данис Шакиров: Фәнир Галимов – милләтпәрвәр, киңкырлы, шул ук вакытта тыйнак шәхес
XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында Россиянең татар авыллары ассоциациясе рәисе, композитор, җырчы, шагыйрь Фәнир Галимов җырларыннан төзелгән «Туган ягым» дип исемләнгән кичә булды. Кичә кысаларында «Бабай утары» картиналар күргәзмәсе тәкъдим ителде.
«Узган ел 10 ноябрьдә Фәнир абыйның юбилее булды. Барлык татар дөньясы аңа котлауларын җиткерде. Фәнир Галимов – үзе бер дөнья. Милләтпәрвәр, киңкырлы, шул ук вакытта тыйнак шәхес. Төрле дәрәҗәләргә ирешсә дә, тыйнак булып калды. Узган ел Курган өлкәсе Йолдыз авылында янгын булды. Икенче көнне үк Фәнир абый иң беренчеләрдән булып әлеге җирлеккә аяк басып, мохтаҗлыкта калган Сәмигулла бабайны табып, татар җәмәгатьчелеге белән бергә йорт төзекләндерде. Бу – тыйнаклыкның бер билгесе. Без әле Фәнир Галимовны татар дөньясына лаеклы рәвештә күрсәтә алмаганбыз икән. 150 җыр авторы, көйләр язучы ул!» – диде кичәдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.
Ул әлеге кичәне «һәр милләтне шәхесләр билгели» сүзләре белән башлап җибәрүләрен әйтте. «Һәр җирлекнең үзенең шәхесе. Фәнир Галимов – үзенең авыл җирлегендә бүгенге көндә дә оныклары, балалары белән бергәлектә. Башкортстандагы барлык татар җәмәгатьчелеген бер мәйданга туплый алырдай үзәкне төзи алды. Башкортстан һәм Татарстан өчен генә түгел, барлык татар дөньясы өчен олпат шәхес!» – диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе һәм Фәнир Галимовка татар бүреген бүләк итте.
Кичәдә Фән Вәлиәхмәтов, Фердинанд Сәлахов, Зәйнәб Фәрхетдинова, Айгөл Бариева һ.б. артистлар Фәнир Галимов җырларын башкарды. Татарстанның атказанган артисты Асылъяр Фәнир Галимовны «күперләр салырга сәләтле шәхес» дип атады. «Һәр эшне күңеле, йөрәге аша башкара. Бәйрәм белән, дустым!» – диде Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Зифа Нагаева.
Кичәне Ришат Әхмәдуллин һәм Гөлүсә Сөнгатуллина алып барды. Сценарий авторы – Резеда Гобәева, режиссеры – Лилия Әхмәтова. Кичәдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт Яшь тамашачылар театры актерлары катнашты.
- Фәнир Галимов – Бөтенроссия татар авыллары ассоциациясе башлыгы, Татарстан Республикасының атказанган артисты, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, җәмәгать эшлеклесе, «Бабай утары» этнографик комплексы төзүчесе, Россиянең мактаулы энергетигы. Җырлар җыентыкларыннан тыш, «Яшәүләрем – җыр минем», «Синеке бит без, Төмәнәккәем!», «Кемнәр соң без, Төмәнәк бабай?» китаплары авторы. Фәнир Галимов – «Бөтенроссия татар авыллары» иҗтимагый оешмасы Советы рәисе, Башкортстан Республикасы Туймазы районы «Йолдыз» крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы да.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз