Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Данис Шакиров: Эшмәкәрләр һәм иганәчеләрне татар дөньясына якынайтырга телибез
24-26 ноябрьдә Казанда «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» XVIII форумы уза. Әлеге форум татар дөньясының эшлекле хезмәттәшлеген үстерүгә һәм элемтәләрен ныгытуга юнәлдерелгән иң зур халыкара чараларның берсе.
«Җыеныбызның төп максаты ул - татар эшмәкәрләрен, байларын, иганәчеләрен татар дөньясына якынайту. Әлеге исемлек Бөтендөнья татар конгрессы канаты астында эшләп килүче татар оешмаларының тәкъдимнәре белән төзелә. Эшмәкәрләрне без, гомумән, елга ике тапкыр туплыйбыз. Башка форумнардан аермалы буларак, бу җыен берничә эш юнәлешеннән тора», - диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.
- Быел форумга 10 илдән, Россиянең 60 төбәгеннән 400дән артык эшмәкәр җыелачак. Катнашучылар салым сәясәте, ташламалар, субсидияләр, кредит сәясәте программалары, ислам банкингы, шулай ук социаль-икътисади үсешнең төп юнәлешләре, инвестицион мөмкинлекләр һәм хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышачаклар.
- Форум Бөтендөнья татар конгрессы һәм ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә оештырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз