Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Данис Шакиров: Чит төбәкләрдә һәм илләрдә Сабантуйлар кабул итүчеләр хисабына уза
Сабантуйлар 35 чит илдә һәм Россиянең 58 төбәгендә үткәрелә.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә уза торган Сабантуйлар кабул итүчеләр хисабына оештырылуын әйтте. Ул Татарстан авылларына Сабантуй үткәрергә акча бирелми, ә читкә агыла дигән фикернең дөреслеккә туры килмәвен аңлатты.
«Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә уздырыла торган Сабантуйларның чыгымнарын кабул итүчеләр күтәрә. Һәр җирлек үз мәйданын, бүләкләрен, концерт программаларын әзерли. Татарстан артистлар җибәрү мәсьәләсен, юл чыгымнарын хәл итә. Кунакларны яшәү урыны белән тәэмин итү һәм тукландыру, гадәттә, кабул итүчеләр өстендә була. Төбәкләрдә шушы чыгымнарны үз өсләренә алучы эшмәкәрләр бар», - диде Данис Шакиров ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.
Данис Шакиров Сабантуйлар 35 илдә һәм Россиянең 58 төбәгендә үткәрелүен әйтте. Дәүләт ярдәме белән быел барлыгы 388 Сабантуй уздырыла. Моңа халык үзе оештырган бәйрәмнәр керми.
«Чит төбәкләрдәге, илләрдәге Сабантуйларны уздырырга Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәм итә. Һәр милли бәйрәмгә берәр Татарстан районы куратор буларак билгеләнә. Республикадан артистлар, иҗади коллективлар җибәрү аркылы без башка төбәкләрдә Татарстанны күрсәтәбез. Сабантуйлар уздыру үзенә күрә бер хәрәкәткә әйләнде», - диде Данис Шакиров.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе якын көннәрдә милли бәйрәм зурлап уздырыла торган дүрт төбәкне атады. «17-18 июньдә Ульяновск шәһәрендә федераль Сабан туе узачак. Беренче көнне концертлар оештырылса, икенче көнне бәйрәм мәйданда булачак. Бирегә 65 төбәктән татар иҗтимагый оешмалары, хөкүмәт делегацияләре киләчәк», - диде Данис Шакирова.
1-2 июльдә Мородовия Республикасы Ләмбрә районында XII Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак. 26 июньдә Кемерово өлкәсенең Новокузнецк шәһәрендә II Халыкара шахтерлар Сабан туе, 24-25 июньдә Якутиядә Татарстан көннәре уңаеннан татар милли бәйрәме булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз