Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Данис Шакиров: Булат Ибраһимов фикерле, уйлана торган шагыйрь
Кичә Казандагы тарихи Шәрык клубында шагыйрь, Бөтендөнья татар конгрессының Төбәкләрдәге массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Булат Ибраһимовның шигырь кичәсе узды. Шагыйрьнең иҗаты бу юлы әдәби-театраль тамаша рәвешендә тәкъдим ителде. Кичәгә аның гаиләсе, иҗатташлары, дуслары, хезмәттәшләре, авылдашлары һәм укучылары җыелды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара башында Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Башкарма комитет җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров шагыйрьгә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.
Данис Шакиров Булат Ибраһимов иҗатының Шәрык клубы кебек зур тарихлы бинага аеруча туры килүен билгеләп үтте.
«Ул үз иҗаты белән безнең зур шагыйрьләребез традициясен дәвам итә. Булат Ибраһимов тыштан тыныч, сабыр күренсә дә, аның эчендә ялкын. Шул ялкын аның иҗатында яхшы күренә. Ул битараф түгел, фикерле, уйлана торган шагыйрь. Бүген Булат — Бөтендөнья татар конгрессының йөзе. Ул барлык чараларда — Татарстанда да, чит төбәкләрдә дә — чыгыш ясый, шигырьләре аша милли яктан да, сәяси яктан да лаеклы фикер әйтә белә», — диде ул.
Кичәдә Булат Ибраһимовның авыл, шәһәр, хәтер, гаилә һәм рух турындагы шигырьләре сәхнәдә үзгә бер формада яңгырады. Тамаша барышында һәр шигырь аерым предметлар аша гәүдәләндерелде: алар шагыйрь өстәленнән шкафка күчеп, сәхнә киңлегендә үзләренә аерым урын тапты.
Шагыйрьнең үз шигырьләрен укуы тамашачыларны бер мизгелдә көлдерсә, икенче мизгелдә уйланырга мәҗбүр итте. Шәхси хатирәләр, туган авыл, гаилә һәм кеше рухы турындагы юллар залда җылы һәм ихлас мохит тудырды.
Булат Ибраһимов шигырьләрен шулай ук Казан федераль университетының «Мизгел» студентлар театры артистлары Айзат Вахитов, Әнвәр Мөхетдинов һәм Әдилә Иванова укыды.
Кичәдә шагыйрьнең кызлары Айбикә белән Мәликә дә катнашты. Алар әтиләре белән бергә үзләренә багышланган шигырьне укыды.
Кичә ахырында тамашачылар үз тәэсирләре белән уртаклашты. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев әлеге әдәби-театраль тамашаны Уфада һәм башка төбәкләрдә яшәүче татар тамашачыларына да күрсәтергә тәкъдим итте. Залдагы кунаклар бу фикерне хуплады.
Журналист һәм блогер Рәмис Латыйпов Булат Ибраһимов иҗаты турында үз фикерен белдерде. Ул шагыйрьнең иҗаты һәм илһам чыганагы Аллаһтан, шуңа аның шигырьләре ихлас, гади, үтемле дигән фикер әйтте.
Башка тамашачылар да кичәнең җылы, якты булуын, күңел кылларын тибрәндерүен билгеләп үтте.
Шәрык клубы җитәкчесе Гөлдания Зиннәтова әдәби-театраль тамашаның нибары ике ай эчендә әзерләнүен сөйләде. Ул Булат Ибраһимов белән эшләүнең рәхәт һәм җиңел булуын ассызыклады. Гөлдания Зиннәтова сүзләренчә, Шәрык клубында мондый кичәләр киләчәктә дә дәвам итәчәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз