news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Данис Шакиров Бөтенроссия һәм федераль Сабан туйлары узачак урынны һәм вакытны искәртте

Быел Бөтенроссия авыл Сабан туе 27 июньдә Пенза өлкәсе Кузнецк районында Дәхтәрни авылында узачак.

Бу хакта бүген Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына багышланган матбугат очрашуында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров әйтте.

Ул Сабан туена махсус күргәзмә әзерләнәчәген билгеләп үтте.

БТК Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев сүзләренчә, Омскида Сабан туе көнне Муса Җәлилгә бюст ачылышы ниятләнә.

Федераль Сабан туе 18 июльдә Омск шәһәрендә узачак.

Данис Шакиров быел татар эшмәкәрләре җыенында хәләл продукциягә басым ясалуын әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot