news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Данис Шакиров: «Безнең мирас» кысаларга яраклаша торган басма түгел

Данис Шакиров: «Безнең мирас» кысаларга яраклаша торган басма түгел
Фото: © «Интертат», Зөлфия Шәвәлиева

Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Безнең мирас» журналының 35 еллыгын билгеләп үттеләр. Юбилей кичәсе рәсми һәм мәдәни өлешләрдән торды. Бу хакта «Интертат» хәбәр итә.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров та редакциягә бүләк белән килгән иде. Ул килгән кунаклар аша басманың дәрәҗәсен һәм татар дөньясындагы урынын бәяләде.

«Бирегә килгән кунакларны күргәч, чынлыкта да, басманың дәрәҗәсен, татар дөньясында тоткан урынын чамалап була. Чөнки биредә барысы да сан белән түгел, сыйфат белән бәяләнә. «Безнең мирас» фәнни-популяр, документаль һәм әдәби-нәфис журналының киң колачлылыгын аның укучыларының дәрәҗәсе белән бәяләр идем.

Бөтендөнья татар конгрессы журнал белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Бүгенге көндә сез татарлар тарихы ярылып яткан җирлекләрне кубарып, яңадан халкыбызга әлеге мирасны кайтаручылар. Әлеге мәгълүматны тарихи яссылыкта гына түгел, гади укучыларга да аңлаешлы дәрәҗәдә халкыбызга җиткерәсез.

«Безнең мирас» бүгенге вазгыятькә дә, ниндидер кысаларга да яраклаша торган басма түгел. Ул һәрберсенә – әдипме, интеллигенция вәкилеме, укытучымы, яки безнең әдәбият, тарих белән кызыксынучы гап-гади укучымы, барысына да бик яратылып һәм күңеленә бик җылы кергән журнал. Бүгенге күзлектән караганда, һәрберебезнең өстәл китабы була алырдай һәм эшчәнлеген киң колач белән алып баручы басма.

Еллар дәвамында төрле исемнәр белән чыгуга карамастан, ул һәрвакыт үзенең кыйбласына тугры калган. Бүгенге көндә әлеге командага – «Мәдәни җомга» газетасы һәм «Безнең мирас» редакциясенә, Ләбиб абыйга зур рәхмәт! Сез коллективны берләштерү, аларны әлеге казанда кайнату өчен барлык көчегезне куясыз. Ул гадәти эш түгел, билгеле бер төймәгә басып кына, эшләнелми. Сезнең тарту көчегез бар, бүгенге журналның язмышы сезнең көчле җитәкче булуыгыз белән дә бәйле. Бу эшне бик яратып башкарасыз, шул вакытта һәр җөмләгә тирән мәгънә саласыз».

Данис Шакиров Ләбиб Леронны үткән юбилее белән котлап, истәлекле бүләк тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot