news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Данис Шакиров: Безгә мәгърифәтче Бубиларның эшен дәвам итәргә кирәк

Данис Шакиров: Безгә мәгърифәтче Бубиларның эшен дәвам итәргә кирәк
Абдул Фархан

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров мәгърифәтче Бубиларның эшен дәвам итеп, бүгенге көн шәхесләрен тәрбияләргә кирәклеген әйтте.

«Безгә мәгърифәтче Бубиларның эшен дәвам итәргә кирәк. Калфак-түбәтәй киеп, җырлап-биеп йөреп кенә булмый. Яшьләргә милләт язмышын шәхесләр билгеләвен сеңдерергә, шәхесләр тәрбияләргә кирәк. Бердәм булып, бу эшне башкарырга язсын», - диде Данис Шакиров мәгърифәтче Бубилар исемендәге VIII төбәкара укуларында.

Бертуган Бубиларның мирасын өйрәнүгә багышланган төбәкара конференция бүген Әгерҗе районы Иж-Буби авылында узды. Бәйге рәвешендә оештырылган чарага Татарстанның 15 районы, Удмуртия Республикасы, Ульяновск өлкәсе укучылары һәм укытучыларыннан 200ләп эш килгән. Шуларның 100е бүген Иж-Бубида үзләренең фәнни эзләнүләрен жюрига тәкъдим итте.

«Язга кергәч, Тукай бәйрәме алдыннан мәгърифәтче Бубилар укуларын уздыру аерым хәрәкәткә әверелде. Ул быел 8нче мәртәбә оештырыла. Аның ел саен камилләшә баруы куанычлы», - диде Данис Шакиров.

Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе мәгърифәтчеләрне милләт язмышын хәл итүче шәхесләр, дип атады.

«Күренекле шәхесләр дигәндә, без язучыларны, артистларны, сәүдәгәрләрне күз алдына китерәбез. Милләт язмышында мәгърифәтчеләрнең дә өлеше бик зур. Фатих Кәрими, Исмәгыйль Гаспралы, Гобәйдуллиннар, Бубилар дөньяның төрле почмакмаларыннан эш итсә дә, бер йодрыкны тәшкил иткән. Хәзер милли мәгарифкә хөҗүм бара, дибез. Бубилар яшәгән вакытта андый хөҗүмнәр дә, сәяси вазгыять тә кискенрәк булган. Шуңа карамастан, мәгърифәтчеләр бердәм, бер йодрык кебек, милли мәсьәләләрне алга сөрә алган», - диде Данис Шакиров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100