Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Данис Шакиров Башкортстан татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының җитәкчесе Данис Шакиров Башкортстан Республикасындагы җирле татар оешма җитәкчеләре белән эшлекле утырыш үткәрде. Очрашу Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасының вәкиллегендә узды.
Утырышта Татарстан һәм Башкортстан арасындагы хезмәттәшлек, татар мәдәниятен саклау һәм үстерү, шулай ук татар халкының хокукларын яклау мәсьәләләре турында фикер алышынды. Данис Фәнис улы, татар халкының бердәмлеген һәм мәдәни мирасын ныгыту өчен бергәләп эшләүнең мөһимлеген ассызыклады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуда катнашучылар, Бөтендөнья татар конгрессының вәкилләре белән берлектә, республикада татар телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау буенча проектлар турында сөйләштеләр. Шулай ук татар яшьләренең активлыгын арттыру, милли проектларны булдыру өчен төрле инициативалар тәкъдим ителде.
Очрашу нәтиҗәсендә, киләчәктәге хезмәттәшлекне ныгыту һәм яңа проектларны тормышка ашыру өчен, конкрет тәкъдимнәр әзерләнде.
Бөтендөнья татар конгрессы һәм Башкортстан арасындагы бәйләнешләрне ныгыту һәм татар халкының мәдәни үсешенә ярдәм итү өчен барлык мөмкинлекләрне кулланачак, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз