news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Данис Шакиров Әлифбаны милли-мәдәни мирас реестрына кертү мәсьәләсен күтәрде

Данис Шакиров Әлифбаны милли-мәдәни мирас реестрына кертү мәсьәләсен күтәрде
Фото: © «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина

Бүген Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров Әлифба китабын милли-мәдәни мирас реестрына кертү мәсьәләсен күтәрде.

«Телебезне балаларга, күп очракта әти-әниләргә дә, әлифба буенча өйрәтәбез. Әлеге дәреслек халкыбызга гасырга якын хезмәт итә. Тиңдәшсез дәреслек авторлары – Сәләй Вәгыйзов һәм Рәмзия Вәлитова», – дип билгеләп узды Данис Шакиров.

Ул Самара районы Камышлы авылы Сәләй аганың туган җире булуын искәртте. «Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән анда музей төзекләндерелде. Бүгенге көндә ул уңышлы гына эшләп килә», – диде.

Милли җәмәгатьчлек исеменнән әлифбаны Россия милли-мәдәни мирас реестрына кертү тәкъдиме белән Татарстанның халык укытучысы Камәрия Хәмидуллина чыккан иде.

«Рәисебез Рөстәм Миңнеханов тарафыннан «үтәргә» дигән күрсәтмә дә булды, әмма бу эш бүгенге көндә тоткарлана. «Китап әлеге реестрга керми» дигән сүзләр белән кире җавап кайтты. Бу әлифбаны китап буларак кына түгел, милли-мәдәни объект итеп карауны сорыйбыз. Моның буенча документларны әзерли башладык. Мин Дәүләт Советында бу мәсьәләне күтәрүне сорыйм. Үземне чыгыш ясаучы буларак тәкъдим итәм», – дип сөйләде Данис Шакиров.

Утырышта «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» Татарстан дәүләт программасының гамәлгә ашырылуы турында фикер алыштылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot