news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Данис Шакиров Әлфия Айдарскаяны 100 яшьлек юбилее белән котлады

Данис Шакиров Әлфия Айдарскаяны 100 яшьлек юбилее белән котлады
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Әлфия Айдарскаяны 100 яшьлек юбилее белән котлады, дип хәбәр итә конгресс матбугат хезмәте.

Ул аңа Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыевның котлавын җиткерде һәм Бөтендөнья татар конгрессының истәлекле бүләген тапшырды.

  • Әлфия Айдарская – татар халкының югары белемгә ия беренче татар режиссеры, актер, Мәскәү татар театрына нигез салучы, беренче татар операсы «Сания»не сәхнәгә куючы олы шәхес Газиз Айдарский һәм татар опера йолдызы җырчы һәм композитор Сара Садыйкованың бердәнбер кызы, балет биючесе, татар классик балет сәнгатенә нигез салучыларның берсе.
news_right_1
news_right_2
news_bot