news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Данир Сабиров: Бар «без – татарлар!» дип кычкырып йөрүчеләр, ә балалары татарча белми

Соңгы елларда чып-чын татар гаиләләрендә тәрбияләнеп үсүче балаларның туган телебезне белмәве, ата-ана биргән сорауга русчалап җавап кайтаруы гадәти күренешкә әверелеп бара. Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров балаларының әлеге проблемага карата үз фикерен белдерде.

Данир Сабиров: Бар «без – татарлар!» дип кычкырып йөрүчеләр, ә балалары татарча белми
Фото: «Татар-информ» архивы

«Тел өчен көрәшергә түгел, сөйләшергә кирәк» дигән фикерне беренче генә әйтүем түгел. Балаларны кызыксындырырга, кайвакыт таләп тә итәргә кирәк. Хөкүмәт тарафыннан да бу юнәлештә зур эшләр эшләнергә тиеш.

Үземнең балаларга килгәндә, мин аларның телне белү дәрәҗәсеннән канәгать түгел. Аптыраганнан, көнгә 15 минут булса да, татарча китап укырга кушам. Шул ук вакытта мин балаларыма рус теле авыр бирелүен дә теләмәс идем. Чөнки үземнең русча яхшы сөйләшә алмау белән проблемаларым булды. Минем өчен иң әйбәте – кызларның ике телдә дә иркенләп сөйләшә алулары. Туган телне белү генә җитми. Минекеләр беләләр, ә сөйләшүләре аксый.

Балалар икесе дә рус мәктәбендә укый, хәзер мәктәпне алыштырасылары килми инде. Туган тел дәресләре дә хәзер теләгәннәр өчен генә калды бит. Аларның сәгатьләре азаю да йогынты ясагандыр.

Бар «без – татарлар!» дип кычкырып йөрүче татарлар, ә балалары татарча белми. Син үз үрнәгең белән, эшең белән күрсәт татар икәнеңне. Бик күп артистларның балалары татарча белми. Минекеләр Аллага шөкер әле. Анысы да минем хезмәт, минем тырышлык аркасында гына. Кешенең үзеннән тора барысы да. Минем хатын, мәсәлән, тел дип янып тормый. Әтисе таләп иткәнгә генә Миләүшә татарча яхшы белә.

Иң беренче, баланың телне белүе әти-әнидән тора. Безнең бик якын бер туганыбыз бар. Ул кайчандыр татар теле һәм әдәбияты укытучысы булган. Аның баласы белән аралашуын карыйм да, нервым кайный башлый. Әнисе бер рус сүзе кыстырмыйча татарча сорау бирә, тегесе ялгыш кына бер татар сүзе кыстырмыйча җавап кайтара. Менә шундый диалог килеп чыга. Бу, беренче чиратта, әни кешенең баласыннан телне белүен таләп итмәве аркасында.

Балалар татар мәктәбендә укысалар яхшырак сөйләшерләр иде. Мәктәпләр телне саклый. Ләкин, алай дисәң, танышларымның «Адымнар» мәктәбендә укучы балалары да, минем кебек сиптереп, рус сүзләре кыстырмыйча сөйләшеп китә алмыйлар. Авырдыр ул ике телне дә камил белү.

Татарлык кешенең үзендә булырга тиеш. Мин инде русчамны һаман да укыган, өйрәнгән булам. Кайбер туйлар да күбрәк русча уза. Ләкин рус теле җанга якын түгел.

Глобаль сөйли башласаң, хөкүмәттән дә күп нәрсә тора, әлбәттә. Балык башыннан чери, диләр бит.

Әле менә футбол буенча Европа чемпонатында татарча реклама ишетү дә күңелгә май булып ятты. Татарча «Алиса» колонкалары чыкты. Шуларга да күңел сөенә, ди ул.

Җырчыларның фикерләрен «Интертат» сайты өчен Гөлназ Хәбибулллина белеште.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100