news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Данил Салиховның яңа эш урыны билгеле

Данил Салихов 2016-2021 елларда Татарстан язучылар берлеген җитәкләде.

Данил Салиховның яңа эш урыны билгеле
Салават Камалетдинов

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан язучылар берлегенең элеккеге рәисе Данил Салиховның яңа эш урыны билгеле.

Драматург Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрының әдәби бүлеген җитәкли. Мәгълүматны театр җитәкчелеге раслады.

Данил Салихов шушы көннәрдә яңа вазифасына кереште.

Данил Салихов — драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан язучылар берлегенең Гаяз Исхакый, Гамил Афзал, Саҗидә Сөләйманова, Туфан Миңнуллин исемендәге әдәби премияләре лауреаты. 2016-2021 елларда Татарстан язучылар берлеге рәисе иде, 62 яшь. 

news_right_1
news_right_2
news_bot