news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Данил Салихов язучыларны яңа геройлар уйлап табарга чакыра

Данил Салихов фикеренчә, балалар язучылары Тукай уйлап тапкан Су анасы һәм Шүрәледән китәргә тиеш.

Данил Салихов язучыларны яңа геройлар уйлап табарга чакыра
Рамиль Гали

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Чулпан Шакирова). Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе Данил Салихов татар балалар язучылары Тукай уйлап тапкан Су анасы һәм Шүрәле образларына ябышып ятарга тиеш түгел дип саный. Бу хактагы фикерен ул “Татар-информ”да узган түгәрәк өстәлдә әйтте. Сөйләшү татар балалар әдәбияты проблемаларына багышланды.

“Безнең әдәбият әкиятләрдән башлап тәрбиягә корылган. Үз көчең белән эшләп табарга, намус белән яшәргә. Без шушы идеология белән яшәдек һәм иҗат иттек.

“Балалар чит ил әсәрләренә, фантастикага тартыла” дибез. Алар нинди тәрбия бирә соң? Ул ягы да бар бит әле. Нинди генә әсәрне алсак та, татар халкының пакъ, чиста тәрбияле булуы ярылып ята, олыны-олы, кечене кече иткәннәр”, - диде ул.

Данил Салихов фикеренчә, бүгенге әдәбиятта балаларны җәлеп итү, тартып китерү, яңа технологияләр белән эшләү җитеп бетми.

“Чыннан да без Су анасы, Шүрәледән бераз читкә китәргә тиеш инде. Безнең үзебезнең яңа геройлар булырга тиеш. Һәр балалар язучысы уйланырга, үзенең әдәби процессында “Менә бу чыннан да шушы язучының герое бит” дип, гасырлардан-гасырларга бара торган герой булдырырга, әсәр язарга тиеш”, - дип саный берлек җитәкчесе.

Данил Салихов фикеренчә, әгәр язучы шундый герой табып, укучыны үзенә тартып ала икән, ул баланың күңелендә дә, үзе дә әдәбиятта кала.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100