news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Данил Салихов Язучылар берлеге юбилей кичәсен ябык форматта узмады дип саный

“Без ниндидер чаралар үткәрү, каядыр чыгып сөйләүгә караганда әсәрләр язып, шулар белән эш итәбез”, - диде берлек рәисе.

Данил Салихов Язучылар берлеге юбилей кичәсен ябык форматта узмады дип саный
Салават Камалетдинов

(Казан, 28 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Корстон күңел ачу үзәгендәге берлекнең 85 еллыгына багышлап оештырылган кичәсен ябык форматта узмады дип белдерде. Бу фикерен ул тантанадан соң “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Ябык формат булмады ул. Журналистларны кертмәгән очракта ябык булыр иде. Телевидение, радио, матбугат чаралары – бөтенесе дә катнашты.Халык белән без китап, әдәби әсәрләребез аркылы аралашабыз. Дөресен әйткәндә, монда гади халыкны кертсәк, шигырьләр генә укыта алыр идек”, - диде ул.

Данил Салихов Язучылар берлегенең 75, 80 еллыгы да нәкъ шулай үткән иде дип әйтте. 

Язучылар берлеге рәисе юбилей тантанасын читтән килгән кунаклар, Татарстанның элитасы, бергә эшләгән бөтен районнар белән дә күмәк аралашу булсын дип эшләнүен әйтте. “Монда бөтен район җитәкчеләре дә булды, үзләре булмаса урынбасарлары килде. Татар әдәбиятының зурлыгын белсеннәр һәм безнең хөрмәтебезне күрсеннәр дип эшләнгән әйбер бу”, - диде ул.

“Язучы язарга, язылган әсәрләре белән укучыны җәлеп итәргә тиеш. Әгәр дә аны язучы җәлеп итә ала икән, әдәбиятка, телгә тартылу була. Алай гына да түгел, яңа исемнәр чыга. Шуңа күрә дә без “массовиклар” түгел. Без ниндидер чаралар үткәрү, каядыр чыгып сөйләүгә караганда әсәрләр язып, шулар белән эш итәбез”, - диде Данил Салихов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100