news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Данил Салихов "Яшь язучылар берлеге" төзүгә каршы чыкты

"Мин мондый әйбергә юл куймыйм", - диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе.

(Казан, 31 гыйнвар, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Татарстан язучылар берлегендә узган әдәби тәнкыйть остаханәсендә “Идел” яшьләр журналы баш редакторы Радик Сабиров “Яшь язучылар берлеге” булдыру идеясе белән чыкты, әмма Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов аны хупламады. Әлеге бәхәсне “Татар-информ” хәбәрчесе күзәтте.

“Бу идея күптән булгандыр инде - "Идел"гә килгәннән бирле бераз шашып йөрим. “Яшь язучылар берлеге” дигән формаль гына булса да оешма кирәк һәм аны “Идел” журналы астында җыя башларга мөмкин. Бездә “Иделем Акчарлагы”, “Әллүки”, “Калеб” кебек чаралар бар, әмма алар ничектер бергә тупланмаган, җыелмаган. “Идел”гә әсәрләрен яшьләр бирми, без аларны сорап алабыз. Олы буын элеккеге гадәт белән, яшьләр журналы булса да, әсәрләрен бирә. Ул “Вконтакте” да гына калу гадәтеме, куркумы, гонорар юк дип уйлаумы - анысын аңлата алмыйм”, - диде Радик Сабиров.

Моңа җавап итеп, Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов: “Дөресен генә әйткәндә, берлек ул бер генә була, ун берлек булмый. Татарстан Республикасы язучылар берләшмәсе бер булуы белән дә бүгенгесе көндә бердәнбер булып калды. Россия берләшмәсендә армия төзер өчен бөтен чүпне дә җыя алалар. Татарстан язучылар берлегенә керә алмаган бик көчсез язучылар Россия язучылар берлегенә кереп беттеләр. Аны бүлгәлисең икән, татарга, мишәргә, керәшенгә бүлгән кебек таркала да бетә. Шуңа күрә мин мондый әйбергә кул куймыйм. Яшь язучыларга беренче китабын бастырырга булышканда алар белән өстәмә эш алып барырга мин каршы түгел”, - диде.

Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстан Язучылар берлегендә яшь шагыйрәләрнең иҗатын тәнкыйтьләү чарасы узды. Бүгенге сынауны өч шагыйрә – Гүзәл Закирова, Ләйлә Хәбибуллина һәм Гөлүсә Шиһапова үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100