news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Данил Салихов: Вакыйф Нуриев әсәрләреннән сөт агылып тора

Язучылар берлеге рəисе язучының эчендə булган җылылыгы əсəрлəрендə дə чагыла дигəн фикердə.

Данил Салихов: Вакыйф Нуриев әсәрләреннән сөт агылып тора
Рамиль Гали

(Казан, 13 ноябрь, "Татар-информ", Зилə Мөбəрəкшина). Язучылар берлеге рəисе Данил Салихов язучы Вакыйф Нуриев әсәрләреннән сөт агылып чыга дип саный. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә Тукай клубындагы язучының 60 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсендә әйтте.

"Матурлыгы, эчендə булган җылылыгы аның əсəрлəрендə дə чагыла. Аның һəр җөмлəсеннəн сөт агылып чыга. Əсəрлəрендə ниндидер сихри төсмерлəр бар. Күп язмый, матур һəм тирəн мəгънəле яза", - диде Татарстан Язучылар берлеге рəисе хəбəрчегə.

"Кичəгə халык килəме, дигəн сорау бирмəдем, чөнки тулы зал җыелачагын белдем. Аны халык бик яхшы белə. Шулкадəр итагатьле һəм тəрбияле ул. Язучылар берлегендə ике генə шундый кеше бар: аның берсе - Шаһинур Мостафин, икенчесе - Вакыйф Нуриев", - ди Данил Салихов.

"Арча төбəге əдəбият өлкəсендə йөзгə якын танылган кешелəрне биргəн. Сезнең иҗатыгыз күплəргə үрнəк алырлык", - диде Арча районының мəдəният бүлеге җитəкчесе Рамил Мөхетдинов.

Шулай ук Вакыйф Нуриевка Арча районы башлыгы исеменнəн Рəхмəт Хаты тапшырылды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100