news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Данил Салихов Уфада эш сәфәрендә булды

^Данил Салихов Уфада эш сәфәрендә булды

(Уфа, 13 март, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Танылган татар язучысы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Авторларның милек хокукларын саклауның Татарстан агентлыгы директоры Данил Салихов Уфада эш сәфәрендә булды. Биредә ул Россия Авторлар җәмгыятенең Башкортстан бүлекчәсе директоры Роберт Ибәтуллин белән очрашып сөйләшүләр үткәрде.

Очрашу барышында Роберт Ибәтуллин Казан кунагын үз оешмасының эшчәнлеге һәм биредәге хезмәткәрләр белән таныштырды. Россия Авторлар җәмгыятенең Башкортстан бүлекчәсе авторлар хокукларын яклау буенча шактый бай тәҗрибә туплаган. Әдипләр, композиторлар, җырчылар, рәссамнар белән эшләүдә һәм аларның үз әсәрләренә, иҗат җимешләренә хокукларын яклауда булган уңай һәм алдынгы тәҗрибә хакында бу сөйләшүдә күп кенә мәгълүмат бирелде.

Данил Салихов исә Авторларның милек хокукларын саклауның Татарстан агентлыгында тупланган тәҗрибә белән уртаклашты. Әңгәмә барышында ике оешманың киләчәктә үзара хезмәттәшлеге хакында да килешенде һәм тәгаен тәкъдимнәр ясалды.

news_right_1
news_right_2
news_bot