news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Данил Салихов: Тукай премиясе алганнан соң, күп язучылар сүлпәнәйде

Язучы “Шул премияне ала алырмынмы икән?” дигән стимул белән яшәргә, үсәргә тиеш ди”, берлек җитәкчесе.

Данил Салихов: Тукай премиясе алганнан соң, күп язучылар сүлпәнәйде
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе Данил Салихов фикеренчә, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләген алганнан соң, күп язучылар сүлпәнәйде. Бу хакта ул “Татар-информ”да узган түгәрәк өстәлдә әйтте.

“Премия ул стимул булырга тиеш. “Мин шушы премияне ала алсам иде, ала алырмынмы икән?” дип тә үсәргә тиеш язучы. Мин иманым камил дип әйтәм, күп еллардан бирле күзәтәм, Тукай премиясен алганнан соң, язучыларның бик күпләре сүлпәнәйде. Ала ул югары планканы да туктый. Һәрвакытта да стимул булырга тиеш”, - диде Данил Салихов. 

Аңа каршы шагыйрь Рафис Корбан: “Тукай бүләген картаеп беткәч бирәләр, язарлыгы калмый аның”, - дип җавап бирде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100