news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Данил Салихов: Туган телләрне яклап һәр язучы хат язарга тиеш

Татарстан язучылар берлегендә туган тел язмышына багышланган киңәшмә бара.

Данил Салихов: Туган телләрне яклап һәр язучы хат язарга тиеш
Султан Исхаков

(Казан, 31 май, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Язучылар берлегендә көн үзәгенә тел язмышы мәсьәләсен куелган киңәйтелгән идарә утырышы бара. Көн тәртибендә бер мәсьәлә - туган тел язмышы.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов язучылар берлеге идарәсенең җәйге каникулларга китәчәген һәм яллар алдыннан бу сезонда соңгы җыелуларын билгеләп үтте. Шундый ук җыелышларның Чаллы һәм Әлмәт язучылары бүлекләрендә барганлыгын хәбәр итте.

Татарстан язучылар берлегенең киңәйтелгән идарә утырышына мәгариф өлкәсендәге белгеч, галим Марат Лотфуллин, Бөтендөнья татар яшьләре рәисе урынбасары, тарихчы Айрат Фәйзрахманов чакырылган. Алар язучыларга тел мәсьәләләренә бәйле вазгыятьне аңлатып уздылар, язучыларның сорауларына җавап бирделәр.

Татарстан язучылар берлегенең Тукай клубына кырыклап язучы җыелган. Марат Лотфуллин тел мәсьәләсен мәгариф системасыннан төшеп калу куркынычын җентекләп аңлатты. Айдар Фәйзрахманов язучыларга активрак хатлар язу кирәклеген әйтте, башка төбәк язучылары белән бу нисбәттән активрак аралашырга киңәш итте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100