news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Данил Салихов: Театр безнең телебезне саклауга зур өлеш кертте

Динне буган вакытта, театрларыбыз чәчәк атты, ди Язучылар берлеге рәисе.

Данил Салихов: Театр безнең телебезне саклауга зур өлеш кертте
Салават Камалетдинов

(Казан, 29 март, "Татар-информ", Лилия Локманова). Театр безнең телебезне саклауга зур өлеш кертте. Халкыбыз җырга, моңга бай. Театрлар безнең борынгы үткәнебезне дә, уңышларыбызны да, әдәбиятыбызны, музыка белән бергә төреп, халыкны үз залларына җыеп, телебезне саклады һәм бүген дә саклый. Татарстан Язучылар берлге рәисе Данил Салихов шундый фикердә. Бу хакта ул бүген Казан федераль университетының “Tataristica” үзәге тарафынан “Татарның үсеш стратегиясе: шартлар, вәзгыять, алымнар” темасына оештырган дискуссия барышында әйтте.

Дискуссиянең төп максаты – тел, әдәбият, тарих, мәдәният өлкәсендәге мөһим мәсьәләләргә кагылышлы җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү, аерым проблемаларның чишелешен эзләү иде. Әлеге дискуссияне "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы онлайн күрсәтте.

"Диндә булуыбыз, Ходайдан куркуыбыз нәтиҗәсендә, без милләтебезне саклап килдек. 70 ел буена бабаларыбыз качып-косып, урманнарда кар көрәп, намаз укыган вакытта, безгә өстәмә көч булып театр килде. Динне буган вакытта, театрларыбыз чәчәк атты, төрле төбәкләрдә, төрле җирләрдә халыкка хезмәт итте", - диде язучы.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100