news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Данил Салихов: Татар баласын җәлеп итә алырлык сыйфатлы тапшырулар эшләргә кирәк

Акчаны спортка биргән кебек, татар тапшыруларына да бирергә кирәк, ди ул.

Данил Салихов: Татар баласын җәлеп итә алырлык сыйфатлы тапшырулар эшләргә кирәк
Султан Исхаков
(Казан, 29 март, "Татар-информ", Лилия Локманова). Балаларны җәлеп итә алырдай, аларның игътибарын җәлеп итәрдәй программалар татар телевидениесендә юк. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов шундый фикердә. Бу хакта ул бүген "Татарның үсеш стратегиясе" темасына багышланган түгәрәк өстәл барышында җиткерде.
 
"Иртән торып телевизорны кабызгач, безнең балалар татарча тапшырулар карамый, ә башка телдәге мультфильмнарны карарга тотына. Чөнки балаларга сайлап алырлык, аларның игътибарын җәлеп итә алырлык продукция җиткерергә кирәк. Хәтта Яңа ел кичәсендәге концертны да без татарча түгел, ә башка телдә карарга тырышабыз. Акчаны спортка биргән кебек, татар тапшыруларына да бирергә кирәк", - ди ул.
 
Данил Салихов сүзләренчә, әгәр дә Татарстанда Түбән Кама, Чаллы кебек шәһәрләр генә калса, татар теле, татар милләте бөтенләй  дә бетә. Чөнки татар милләте, беренче чиратта, авылларда яши. "Авыллардан кеше китә. Кеше шәһәр мохитенә керә икән, ул телне оныта. Районнар зурая, хәзер аларның урамнарында да татарча сөйләшкән кешене ишетеп булмый. Без ниндидер юллар белән авылны аякка бастырырга тиеш", - дигән фикердә язучы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100