news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Данил Салихов район җитәкчелеге белән элемтә әдәбият үсешенә йогынты ясый дип саный

Татарстан Язучылар берлеге рәисе телевидение тапшыруында республика районнары белән бергәләп башкарылган эшләр турында сөйләде.

Данил Салихов район җитәкчелеге белән элемтә әдәбият үсешенә йогынты ясый дип саный
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Татарстанның муниципаль районнары белән тыгыз элемтәдә тору татар әдәбияты үсеше өчен зур йогынты ясый дип саный. Бу хакта ул ГТРК телеканалының «Хәерле көн, Татарстан» тапшыруында әйтте.

«Дүрт ел эшләү дәверендә мин бик җитәкчеләр белән таныштым. Алар белән танышмыйча, хезмәтеңне күрсәтмичә, аларның кесә телефоннарын үзеңдә булдыра алмыйсың. Сиңа карата ышаныч тугач, матур эшләр башкарылгач, кайчан шалтыратсам да, нинди генә чара оештыру мәсьәләсендә дә алар белән уртак тел таба алам», — диде Данил Салихов.

«Мин Язучылар берлеге рәисе буларак бик күп районнарда чаралар үткәргән кеше. Үзем туган Актаныш районымы, Мөслим, Азнакай районнарымы, Баулымы… Әгерҗедә булып кайттым. Нурлатта Тәлгать Галиуллин музеен ачтык. Шушы көннәрдә Тукай районына җыенабыз. Без анда Фәннүр Сафин премиясен тапшырабыз», — диде ул. 

Берлек рәисе Алабугада Таҗи Гыйззәт иҗатын пропагандалау буенча эш башкарылуы турында сөйләде. «Кама Тамагына барып аның җитәкчесе белән Туфан Миңнуллинның 85 еллыгына 85 агач утыртырга сөйләштек. Андагы җитәкчеләр белән бергә төрле акцияләр дә эшлибез», — диде ул.

Данил Салихов Татарстан Язучылар берлеге катнашында әдәби бәйгеләр уздырылуын искәртеп, мисалга Чаллы төбәгендә чыгып килгән «Көмеш кыңгырау» газетасы белән берлектә уздырылган Шәүкәт Галиев исемендәге конкурсны китерде. Саҗидә Сөләйманова премиясен тапшыру тантанасының Әлмәттә әдәбият көннәренә әверелүен әйтте.

Актаныш районы җитәкчелеге ярдәмендә район талантларының иҗаты тупланган «Сайланма әсәрләр» җыентыгы дөнья күргән. «Мондый китапка профессиональ язучы Гамил Афзал белән бергә мәктәп укучысының да эше керә икән, бу бала горурлык кичерә. Менә ул яшьләр белән эшләүнең сере», — диде Данил Салихов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100