news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Данил Салихов: Минем күзләрем ачылып бара – язучылар кул кушырып утырмаячак

"Язучылар белән мәгариф өлкәсе һәрвакыт җитәкләшеп эшләргә тиеш", - ди ул ТР мәгариф министры белән очрашуда.

Данил Салихов: Минем күзләрем ачылып бара – язучылар кул кушырып утырмаячак
Салават Камалетдинов

(Казан, «Татар-информ», 21 сентябрь, Рузилә Мөхәммәтова). Татар язучылары ТР Дәүләт Советы утырышларында катнашып үз фикерләрен әйтергә телиләр. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановның татар зыялылары белән очрашып татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре турында фикер алышуы вакытында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов әйтте.

“Язучыларым милли телләрне саклап калу мәсьәләсендә кул кушырып утырмаска кирәклеген таләп итә. Рәхмәт аларга! Минем дә күзем ачылып бара. Без милли телләр мәсьәләсендә активрак эшли башлыйбыз. Безнең Парламентка да әйтәсе сүзләребез бар, әмма аның утырышларына безнең язучыларны чакыручы юк. Анда язучы фикере булырга тиеш”, - диде Данил Салихов очрашуда.

Ул үзенең министрлыкларга хатлар юллавын, әмма очрашып сөйләшә алмавын, җаваплар да булмавын да әйтте. “Язучылар берлеген иҗтимагый оешма дип кенә уйлыйлар. Ул җәмәгать оешмасы гына булса да, аның җәмгыятькә әйтер сүзе иң зурысыдыр”, - диде рәис.

“Бу очрашуны без күптән көтә идек. Язучылар белән мәгариф өлкәсе һәрвакыт җитәкләшеп эшләргә тиеш. Без мәктәпләрдә очрашуларга йөрибез. Безне кайбер журналистлар гаепләсәләр дә, миндә 450 мәктәптә очрашу турында мәгълүматым бар. Безнең язучыларыбыз көне-төне йөрсә дә, ул гына җитми”, - дип дәвам итте Данил Салихов.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе очрашулардагы күзәтүләре белән дә уртаклашты. “Мәктәпләрдә яшь укытучыларны кысрыклау бар. Өлкән укытучы яшь татар теле укытучысының сәгатьләрен тартып ала икән - яшь белгеч мәктәптән китә. Татар балалар бакчасы дип язылган, әмма татарча өч сүз дә яңгырамаган бакчалар да бар. Без очрашулар вакытында боларны күрәбез. Бу әйберләрне сез тикшерергә тиешсез”, - диде Данил Салихов мәгариф министрына мөрәҗәгать итеп.

Очрашуда халык шагыйрьләре Ренат Харис, Разил Вәлиев, Ркаил Зәйдулла, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Камал театры директоры Илфир Якупов, “Әкият” курчак театрының баш режиссеры Илгиз Зәйниев һәм башкалар катнашты. Сәгать ярым барган очрашуда Рафис Борһанов татар интеллигенциясе вәкилләренең фикерләрен тыңлады.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100