news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Данил Салихов "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде

Медальне Татарстан Язучылар берлеге рəисенə Лəйлə Фазлыева белəн Дамир Натфуллин тапшырды.

(Казан, 15 октябрь, "Татар-информ", Зилə Мөбəрəкшина). Татарстан Язучылар берлеге рəисе Данил Салихов Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде. Аны ТР Премьер-министры урынбасары Лəйлə Фазлыева һəм ТР Мəдəният министрының урынбасары Дамир Натфуллин тапшырды.

Хəзерге минутларда К.Тинчурин исемендəге Татар дəүлəт драма һəм комедия театрында драматург, прозаик, Татарстанның атказанган сəнгать эшлеклесе һəм ТРның Язучылар берлеге рəисе Данил Салиховның юбилей кичəсе бара.

Кичəнең алып баручылары Артем Пискунов белəн Резедə Сəлəхова Татарстан Президенты исеменнəн котлау телеграммасын укыды. "Хөрмəтле Данил Хəбибрахманович, Сезне юбилеегыз белəн тəбрик итəм! Күпкырлы сəхнə эшчəнлегегез, тормышны ярату белəн сугарылган əсəрлəрегез Сезне Татарстан һəм Башкортстан иҗатчылары алдында абруйлы итте, зур юбилеегызны Татарстан Язучылар берлегенең идеялəренə бай, оештыру сəлəтенə ия лидеры буларак каршы алуыгыз бик куандыра. Сезгə һəм якыннарыгызга оптимизм, илһам, уңышлар, саулык телим. Алга таба да сəнгатькə тугры булып, илһамланып яшəгез".

Театрның сəхнəсендə ТР Премьер-министры урынбасары Лəйлə Фазлыева һəм ТР Мəдəният министрының урынбасары Дамир Натфуллин Данил Салиховка Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмəт өчен" медален тапшырдылар. "Сезнең иҗатыгыз Татарстанның һəм татар халкының драматургиясен дəвам итə. Бүгенге көндə утызга якын əсəрегез сəхнəлəштерелгəн. Сезнең əсəрлəрегезгə Россия Федерациясе төбəклəренең театрлары гына түгел, ə халык театр коллективлары да мөрəҗəгать итə. Бəхетнең асылы да шундадыр", - диде Лəйлə Фазлыева үз чыгышында.

Татарстанның Дəүлəт киңəшчесе Минтимер Шəймиевтəн дə бүлəк тапшырылды. Данил Салиховка ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Министрлар Кабинеты җитəкчесе Əсгать Сəфəров, Казан шəһəре мэры Илсур Метшин, Татарстанның район башлыклары һ.б. телеграмма юллаган.

Шулай ук Татарстан Республикасы Дəүлəт Советы Рəисе Фəрит Мөхəммəтшин исеменнəн Рəхмəт Хатын Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты Рәисе Разил Вəлиев тапшырды.

Хəзерге вакытта юбилярны Россиянең төрле театр труппалары котлый. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100