news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Данил Салихов: Драматурглар семинарында режиссерлар пьеса сайлаячак

22-23 июльдә Биектау районының Кече Битаман авылында Бөтенроссия драматурглар семинары үтә.

Данил Салихов: Драматурглар семинарында режиссерлар пьеса сайлаячак
Салават Камалетдинов

(Казан, 17 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Туфан Миңнуллин исемендәге I Россия күләмендә драматурглар семинары драматурглар белән режиссерларның танышу, аралашу мәйданы булачак, дип ышандыра оештыручылар. Исегезгә төшерәбез, семинар 22-23 июльдә Биектау районының Кече Битаман авылында үтәчәк.

Программаның зур өлешен драмаутргларның пьесаларын уку алып торачак һәм әсәрләргә анализ ясалачак. “Семинарда драматургның әсәре укыла икән – аны режиссер ошатып, үзенә алырга мөмкин. Ә бит әле: “Ни өчен бу әсәр куелмый?” дигән сорау туарга да мөмкин. Режиссер җавап бирергә тиеш”, - ди Данил Салихов. Ул үзенең туксанынчы еллар башында Россия күләмендә үткәрелгән семинарда катнашып, үзенең пьесасы шунда сатылуын искә төшерде.

Данил Салихов республикабызның бөтен дәүләт театрларыннан, шулай ук, Башкортстанның Нур, Сибай, Туймазы дәүләт театрларыннан режиссерлар киләчәк. Утырышларны Нияз Игъламов алып барачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot