news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Данил Салихов балалар өчен әсәрләрдә яңа геройлар юк дип саный

Татарстан язучылар берлеге рәисе әйтүенчә, язучылар да, яшь иҗатчылар да шүрәле һәм су анасы образларыннан ерак китә алмый.

Данил Салихов балалар өчен әсәрләрдә яңа геройлар юк дип саный
Султан Исхаков

(Казан, 29 май, “Татар-информ”, “Әгерҗе хәбәрләре”, Миләүшә Ягъфәрова). Балалар өчен әсәрләрдә яңа геройлар юк, шүрәле, су анасыннан китеп булмый, диде “Татар-информ” агентлыгына интервьюда Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов.

Мисал итеп ул биш-алты ел элек Татарстан Язучылар берлегенең Мәгариф министрлыгы белән бергә оештырылган “Илһам” проектын атады. Быел анда 1600дән артык баладан эш кабул иткәннәр. Укучылардан кабул ителгән әсәрләрдә яңа геройлар булмаган.

“Әсәрләр гел шушы иске геройлар (шүрәле, су анасы - ТИ) тирәсендә. Нигә алар тирәсендә? Яңалыкка омтылыш көчлерәк булырга тиеш”, - ди язучы.

Моның төп сәбәбе дип ул балалар өчен язучыларның әсәрләрендә яңа геройлар булмавын атады. "Шул әсәрләрне укучыларның да фантазиясе булмавына гаҗәпләнергә кирәкми", - ди ул. Балалар язучыларының әсәрләрендә гел бер геройлар булуының сәбәбен Данил Салихов балалар белән эшләү җитеп бетмәүдә, Язучылар берлегенең мәктәпкәчә учреждениеләрдә очрашулары аз узуда күрә.

“Безгә сабыйлар белән күзгә-күз карап аралашырга, аларның нәрсә теләгәнен, нәрсә караганын белергә, менә шуннан чыгып эш итәргә кирәк. Элек язучылар җыелышып районнарга, авылларга, мәктәпләргә чыгып китәләр иде. Хәзер авыл баласы, гомумән, язучыны күрми үсә”, - ди Данил Салихов.

“Мәктәпләребездә татар теле дәресләре кыскарган вакытта, балалар туган телдә сөйләшсен өчен без моны эшләргә тиешбез. Бу - безнең иң беренче урында торган эшебез”, - ди Язучылар берлеге рәисе.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100