Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды
Быел Татарстан Язучылар берлегенә сигез язучы һәм шагыйрь кабул ителгән.
![Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды](https://tatar-inform.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2017/12/16/6c87412c51eae9399ff321133871b22622b3f2d0cc3aed604c84c293e6d7.jpg)
(Казан, 16 декабрь, "Татар-информ, Рузилә Мөхәммәтова). Быел Татарстан Язучылар берлегенә сигез язучы һәм шагыйрь кабул ителгән.
Бүген Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби ел йомгакларына багышланган гомуми җыелышында Берлек рәисе Данил Салихов аларга Татарстан Язучылар берлеге таныклыклары тапшырды. Болар арасында Казаннан Алсу Шәмсутова, Ләйсән Могътәсимова, Наилә Яхина, Түбән Камадан Нурзия Мирхазова, Мөслимнән Лилия Садриева һәм Әтнәдән Гөлүсә Батталова бар.
Татарстан язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары Рәмис Аймәт "Татар-информ" хәбәрчесен белән сөйләшкәндә рус телендә язучы ике язучыга - Марат Морев һәм Ольга Овчиннкивага таныклыкларның алдарак тапшырылуын әйтте.
Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби ел йомгакларына багышланган гомуми җыелышы "Казан" милли-мәдәни үзәгендә бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз