Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Данил Садриев россиялеләр арасында Олимпиадада зур трамплинда югары нәтиҗә күрсәтте
Лениногорскидан унсигез яшьлек спортчы 259,7 балл җыйды — бу Россия спортчылары арасындагы иң югары нәтиҗә.
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Дамир Садриев). Татарстан спортчысы Данил Садриев Пекиндагы Олимпия уеннарында HS-140 зур трамплиннан сикерү ярышларының финал раундында 16 нчы урынны алды.
Лениногорскидан унсигез яшьлек спортчы 259,7 балл җыйды — бу Россия спортчылары арасындагы иң югары нәтиҗә. Зур трамплинда алтын медальне норвегияле Мариус Линдвик (296,1 балл) яулады, көмешне — Япония спортчысы Рею Кобаяси (292,8), ә бронза медаль немец Карл Гайгерга (281,3 балл) эләкте.
Чаңгыда трамплиннан сикерү. Зур трамплин.
1. Мариус Линдвик (Норвегия) — 296,1.
2. Рею Кобаяси (Япония) — 292,9.
3. Карл Гайгер (Германия) — 281,3.
16. Данил Садриев (Россия) — 259,7.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Садриев ераклык буенча (136,5 метр) квалификациядә бишенче нәтиҗә күрсәтте.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының спорт редакциясе Данил Садриевның балачагы турында язган иде. Моннан тыш, агентлык спортчы белән аралашты, ул команда турнирында көмеш медаль яулаганнан соңгы хис-кичерешләре белән уртаклашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз