news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Данил Мостафин ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары вазыйфасыннан киткән

Ул, Президент Рөстәм Миңнеханов карары белән, ТР Президенты Аппаратының Милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе җитәкчесе итеп билгеләнгән

  (Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Данил Мостафин ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары вазыйфасыннан киткән. Ул ТР Президенты Аппаратының Милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе җитәкчесе итеп билгеләнгән.

Бу хактагы карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов агымдагы елның 14 июлендә имзалаган.

Д.Мостафин 15 июльдә яңа вазифасына керешкән.

news_right_1
news_right_2
news_bot