Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Данил Мостафин: “Мәгариф системасында төбәк-милли компонентын гамәлгә кертү максаты – белем бирү системасын, Татарстанның мәдәни-тарихи үсешенә тәңгәл сыйфатта оештыру”
Данил Мостафин: “Мәгариф системасында төбәк-милли компонентын гамәлгә кертү максаты – белем бирү системасын, Татарстанның мәдәни-тарихи үсешенә тәңгәл сыйфатта оештыру”
(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин, министрлыкның коллегия утырышында “Урта гомуми белем бирү өлкәсендә дәүләт стандартларының республика төбәк-милли компоненты” темасына доклад белән чыгыш ясады.
Утырышта министр Наил Вәлиев, ТР Дәүләт Советының мәдәният, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Разил Вәлиев, ТР Президент Аппараты, ТР Министрлар Кабинетының җаваплы хезмәткәрләре, муниципаль берәмлекләрнең Башкарма комитетларында мәгариф бүлеге башлыклары катнашты.
Татарстанда мәгариф учреждениеләрендә милли-төбәк компонентын гамәлгә кертү милли эчтәлекле фәннәрне (татар теле һәм әдәбияты, татар һәм Татарстан халкы тарихы, Татарстан географиясе, сәнгате) тирәнтен өйрәнү, федераль компонентлы фәннәрне милли-төбәк компоненты белән үреп бару, Татарстан экологиясе, икътисады, Татарстан халыклары мәдәнияте, этнопсихология, этнопедагогика, гаилә тормышы психологиясе һәм этикасы белән бәйле комплекслы курслар кертү нәтиҗәсендә чынга ашырыла. Мәгълүм булганча, “Гомуми белем бирү дәүләт стандартларының республика милли-төбәк компоненты турындагы” Татарстан Республикасы Закон проекты, республикада мәгариф-мәдәни киңлекне булдыру, әхлакый нормаларны, гореф-гадәтләрне, традицияләрне, буыннар арасында үзара мөнәсәбәтләрне саклап калу ихтыяҗыннан чыгып гамәлдә тора. “Төбәк-милли компонентын гамәлгә кертү максаты – белем бирү системасын, Татарстанның этнографик, мәдәни-тарихи үсешенә, мәгариф сәясәтенә тәңгәл сыйфатта оештыру”, - дип билгеләп үтте Данил Мостафин.
Бүген әлеге мәсьәлә уңаеннан үзенең фикерләре белән министр Наил Вәлиев журналистларга биргән интерьюсында да ураклашты. Аның фикеренчә, РФ Дәүләт Думасында мәктәп белеме системасында төбәк мәгариф компонентын юкка чыгару буенча закон кабул итүгә юл куелырга тиеш түгел. “Милли компонентны бетерү фикеренә мин кискен рәвештә каршы. Аның раслануы милли мәктәпләргә аяк чалачак”, - ди министр. Наил Вәлиев әйтүенчә, Россия төбәкләренең Дәүләт Думасына икенче укылышка әлеге закон проектын кертмәү турындагы мөрәҗәгате, уңай нәтиҗәләр бирер, дип өметләндерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз