news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Данил Мостафин Европа комиссиясенең Россиядәге вәкилләре белән очрашты

Очрашу барышында Казанда Европа Көнен уздыруның темасы турында фикер алышынган

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”). ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында министрның беренче урынбасары Данил Мостафин Европа комиссиясенең Россиядәге вәкилләре Денис Данилидис һәм Андрей Касьяненко белән очрашты.

Министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, очрашу барышында Казанда Европа Көнен уздыруның темасы турында фикер алышканнар. Бу бәйрәм 5 ел дәвамында Мәскәүдә үткәрелеп килә, 2008 елда Санкт-Петербург һәм Архангельск шәһәрләрендә оештырылган, быел Казанда көтелә.

Әлеге проектның инициаторлары Татарстан башкаласында Европа Көнен ел саен оештырырга ниятли. 2010 елның язында Казанда уздырылачак чаралар программасында Европа һәм Россиянең танылган сәясәтчеләре катнашында дебатлар, чит телләргә өйрәтү буенча бер көнлек курслар үткәрү, белем бирү программаларын тәкъдим итү планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100