news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Данил Гыйниятов - булачак журналистларга: "Татар әдәбиятын һәм әдипләрен ныклап өйрәнегез"

Очрашуда ТНВда татар телендә туры эфирда чыгучы һәм тамашачыга шалтырату мөмкинлеге тудырылган тапшырулар юк, дигән фикер яңгырады.

(Казан, 28 сентябрь, "Татар-информ", Илгиз Шәкүров). КФУда быелдан үз эшен башлап җибәргән Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә махсус белем бирү программасы төзелгән. Әлеге программа кысаларында югары мәктәпнең студентлары өчен атна саен төрле мастер-класслар, очрашулар узачак. Шундый чараларның берсе кичә, 26 нчы сентябрь көнне үтте. Студентлар белән очрашуга ТНВ телеканалы генераль директоры урынбасары, телеканалның баш мөхәррире Данил Гыйниятов һәм яңалыклар хезмәтләре җитәкчесе Сәрия Хәбибуллина килгән иде.

ТНВ - рус каналымы, татармы?

"Гомер бик тиз үтә икән. КФУда укып йөргәндә, кайчан да булса аның студентлары каршында чыгыш ясармын дип уйламаган идем", - дип башлап җибәрде очрашуны Данил Гыйниятов. Журналист һөнәренең кызыклы һәм шул ук вакытта бик җаваплы икәнен билгеләп үткәннән соң, бары тик белемле, акыллы журналист кына чын профессионал булып саналырга хокуклы икәнен әйтте ул.

"Мин үзем соңгы арада нәфис тапшырулар әзерләүдә катнашкан һәм һәрвакыт татар телендә алып барган журналист буларак, шуны әйтә алам: татар әдәбиятын һәм татар әдипләрен яхшылап өйрәнегез. Чөнки татар әдәбияты әсәрләре сезнең телегезне эшкәртә һәм илһам бирә, ә татар әдипләрен белү - белемле булу ул. Аларны үзегез яхшы белгәндә генә тамашачыларга дөрес итеп ача алачаксыз. Тормышның нинди генә өлкәсен алма, әдәбият аннан аерылгысыз", - дип сөйләде җитәкче.

Шушы урында ТНВдагы татар теле мәсьәләсе кузгатылды. Җитәкче белдергәнчә, каналда рус теле дә, татар теле дә бертигез дәрәҗәдә бара. "Рус теле артып киткән көннәр дә була, әлбәттә. Тик бу еш кына илдә барган төрле чаралар, вакыйгалар аркасында килеп чыга. Мәсәлән, шул ук сайлаулар", - диде Гыйниятов. Әлеге мәсьәләдә тапшыруларның эфирга чыгу вакыты да мөһим роль уйный бит. Әйтик, татар тапшыруы көпә-көндез, ә русныкы кичкә таба куелса, кайсысының күбрәк каралуы көн кебек ачык.

“Яшьләр картайды”

Соңгы арада ТНВ турында сүз барган һәр җирдә әлеге мәсьәлә кузгатылмый калмый. Яшь журналистларны да ул борчый. "Яшьләр online" тапшыруы нигә ябылды?" дигән сорауга Данил Гыйниятов: "Яшьләр картайды", - дип җавап бирүдән башлады. "Күптән түгел худсовет ТНВдагы бөтен тапшыруларны карап чыкты. Һәм шулар арасыннан контентны үзгәртеп торучыларын үзгәртергә яки ябарга дигән нәтиҗә ясады. Кайбер тапшыруларның форматы башка булса да, алар коры сөйләшүгә кайтып калган иде. "Яшьләр online" да шундыйлар исемлегендә булып чыкты. Безнеңчә, тапшыруга бер генә кешене чакырып утырту - дөрес түгел. Тапшыру җанлы, кызыклы һәм иң мөһиме нәтиҗәле булсын өчен экспертлар, гади халык фикере кирәк", - диде ул.

"Яшьләр online" тапшыруын "Таяну ноктасы" алыштырды. Яшьләр өчен булмаса да, яшь буын да анда үзен кызыксындырган сорауларга җавап таба ала, дип белдерде кунаклар. Әлеге яңа тапшыру ток-шоу форматында уза һәм бәхәсләшүгә корылган. Аның ике чыгарылышы инде чыкты да. Беренчесе татар эстрадасына багышланса, икенчесе Татарстанда АЭС төзү проекты турында. Ток-шоуда алып баручы һәм алты кунак "рольләрне башкара". Араларында тапшыру алдыннан махсус өйрәтелгән кешеләр дә бар. Мәсәлән, кайсыдыр кунак "провокатор" ролен башкарып, әңгәмә учагын кыздырып, утын өстәп тора. Шулай ук кунаклар арасында "светлая голова" да бар. Бу кеше темадан читтә, аның үз фикере, ул йомшак. Киләчәктә "Таяну ноктасы"н көндәлек һәм туры эфирда чыгучы тапшыру буларак эшләргә ниятлиләр. Әмма телеканал җитәкчелеге моның авыр мәсьәлә һәм кадрлар белән проблемалар бар икәнен дә аңлый диде кунаклар.

"Мәдәният дөньясы" урынына "Ком сәгате"

Күпъеллык тарихы булган "Мәдәният дөньясында" тапшыруына да ябылу җилләре кагылган. Әлеге тапшыру урынына "Ком сәгате" исемле яңасы чыга. Аны Данил Гыйниятов үзе алып бара. "Мәдәният дөньясында" тапшыруы - ТНВда туры эфирда чыгучы һәм шалтыратулар буенча шактый сан җыйган тапшыруларның берсе булган. Җәмәгатьчелектә аны нәкъ менә туры эфирга шалтыратулар аркасында япканнар, дигән фикер дә чыккан иде. Данил Гыйниятов эшне шалтыратуларда түгел, дип аңлатты. "Әлеге тапшыруның ябылуы аның эчтәлегенә һәм рейтингына бәйле", - диде ул. Хәзергә исә, ТНВда татар телендә туры эфирда чыгучы һәм тамашачыга шалтырату мөмкинлеге тудырылган тапшырулар юк. "Киләчәктә бу мәнфәгатьне "Таяну ноктасы" каплаячак бит инде", - дип өстәде җитәкче. 

 

Рейтингка үтереш-талаш аша

Яңа сезонда гадәттән тыш хәлләргә багышланган "Вызов 112" тапшыруы да чыга. Аның рус телендә булуы ике тел аудиториясен дә кәнәгатьләндерү өчен дип аңлатыла. "Карыйсы килгән кеше карый, карыйсы килмәгәне - юк. Бу тапшыруның тематикасы шундый. Ул хәбәрләр чыгарылышларында негативны азайту өчен дә эшләнде", - диде бу уңайдан Сәрия Хәбибуллина. Шулай ук ул "Эфир" телеканалында чыгучы "Перехват" тапшыруын алып баручылар әйтә торган җөмләне дә әйтте: "Без әлеге куркыныч хәлләр турында алар сезнең белән дә килеп чыкмасын өчен сөйлибез". Билгеле булганча, "Эфир" телеканалының әлеге тапшыруы югары рейтингка ия.
Шулай ук Сәрия Хәбибуллина кайбер журналистларның ике телдә дә репортажлар әзерләве турында да сөйләде. Ул белдергәнчә, журналистларның ике телдә дә эшләве экономияне түгел, ә аларның профессиональ дәрәҗәләрен күрсәтә.

ТНВ һәм Ганиуллина клибы

Очрашу ахырында Гыйниятов журналист һөнәренең бик җаваплы икәнен тагын бер кат кабатлады. "Журналистлар салкын акыл һәм кайнар йөрәк белән эш итәргә тиеш", - диде ул. Һәм моны конкрет мисал белән дә бизәде. Шушы көннәрдә зур гауга куптарган Резеда Ганиуллина клибын башка татар каналлары кабул итсә дә, ТНВ башта ук күрсәтүдән баш тарткан икән. "Худсовет, редакция ахырына кадәр уйлап бетермичә, клипны эфирга чыгарган булса, хәлләр тагын да катлауланыр иде. Менә бу очракта салкын акыл һәм кайнар йөрәк белән эш итү күренә дә инде", - диде Гыйниятов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100