news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Данил Галиев истәлегенә көрәш турнирының җиңүчеләре билгеле булды

Үз авырлык үлчәвендә җиңү яулар өчен көрәшчеләргә биш-алты көндәшен сыртына салырга туры килде.

(Казан, 1 апрель, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Түбән Камада көрәш буенча атказанган спорт остасы Данил Галиев истәлегенә республикакүләм 24 нче бәйгегә нокта куелды. Иртәдән кичкә кадәр дәвам иткән бәйгедә 36 командадан 300 көрәшче бил алышты. Кайбер авырлык үлчәвендә 40тан артык көрәшче бил алышуын уйласаң, чемпион калу өчен биш-алты көрәшчедән өстен чыгарга кирәк иде. Шуңа да “Шинник” спорт комплексында мавыктыргыч бил алышуларның шаһиты булырга туры килде.

Шулай итеп, Данил Галиев истәлегенә уздырылган 24 нче бәйгенең чемпионнары ачыкланды.

Алар – Ильмир Камалиев (60 килограмм, Яңа Савин районы), Искәндәр Мортазин (65 килограмм, Идел буе районы), Артур Зөлкәрнәев (70 килограмм, Теләче), Ленар Садыйков (75 килограмм, Чаллы), Нәфис Галиев (80 килограмм, Идел буе районы), Ренас Кәлимуллин (85 килограмм, Менделеевск), Булат Мусин (90 килограмм, Яңа Савин районы), Раил Нургалиев (100 килограмм, Теләче), Муса Галләмов (130 килограмм, Теләче) һәм Марат Мөхәммәтҗанов (130 килограммнан югары авырлык, Түбән Кама).

Командалар арасында беренче – Яңа Савин районы, икенче – Түбән Кама, өченче – Идел буе районы, дүртенче – Теләче.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100