news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Данил Галиев истәлегенә көрәш турниры милли спорт төрен сакларга булыша – Равил Хәйруллин

Яшь егетләр бу бәйге аша көрәш легендаларын, тарихыбызны белеп үсә, ди Көрәш федерациясе башкарма директоры.

(Казан, 1 апрель, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Түбән Камада  атказанган спорт остасы, легендар баһадир Данил Галиев истәлегенә көрәш буенча республикакүләм бәйге дәвам итә. “Шинник” спорт корылмасында өч келәмдә 36 командадан 300 көрәшче бил алыша.
 
“Данил Галиев истәлегенә уздырыла торган турнирның дәвамлы булуына күңел сөенә. Чөнки ул яшь көрәшчеләрбезгә зур келәмгә юл ача торган бәйгеләрдән санала. Быел 24 нче тапкыр оештырылган бил алышуларда да әле кайчан гына яшьләр арасында мәйдан тоткан көрәшчеләребезне күрәбез. Алар билләрен ныгытып кына калмый, ә көрәш легендасы булган Данил Галиевны, гомумән, көрәшебез тарихын да белеп үсәчәк”, - диде "Татар-информ"га Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин.

Ул шулай ук мәрхүм көрәшче белән яхшы таныш булуы, аның көрәшкәнен тамаша кылуы белән үзен бәхетле хис итүен дә җиткерде.

“Данил Галиев кебек алымнар кулланып көрәшүчеләр арасында бүген Әлмәт батыры Ильяс Галимовны күрсәтергә була. Шул ук вакытта Данил Галиевның үзенә генә хас алымнары да бар иде. Көндәшен җирдән кәгазь калынлыгы күтәреп тә, аркасына сала алган көрәшчеләрне башка күргәнем булмады”, - ди ул.

Равил Хәйруллин Данил Галиевның гадел көрәшче булуын да искә алды.

“Көндәш ягыннан канәгатьсезлек белдерелсә, Данил Галиев икенче тапкыр көрәшергә беркайчан да каршы килмәде. Ләкин икенче тапкыр көрәшкәндә, тагын да чистарак алым белән көндәшен аркасына сала иде”, - ди Равил Хәйруллин.
Сүз уңаеннан, Түбән Камада көрәш бүген кичкә кадәр дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100