news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Данил Галиев истәлегенә багышланган көрәш ярышында иң күп очконы Теләче командасы җыйды

Данил Галиев истәлегенә багышланган ярыш 25нче тапкыр уздырыла.

Данил Галиев истәлегенә багышланган көрәш ярышында иң күп очконы Теләче командасы җыйды
Ильнар Тухбатов/ архив

(Казан, 31 март, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Түбән Кама шәһәрендә Татарстанның атказанган спорт мастеры Данил Галиев истәлегенә багышланган XXV көрәш турнирында 300 спортсмен катнашкан, иң күп очконы Теләче районы командасы җыйган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә шәһәрнең “Шинник” спорт сараеның көрәш бүлеге вәкиле Зөлфирә Насыйрова җиткерде.

Данил Галиев исемендәге көрәш ярышы җиңүчеләре


60 кг
1 урын Илһам Гәйфетдинов, Мамадыш районы;
2 урын Дамир Ишморатов, Балтач районы;
3 урын Раиль Исхаков, Кукмара районы.

65 кг
1 урын Шамиль Локманов, Түбән Кама;
2 урын Рәмис Саматов, Теләче районы;
3 урын Илназ Димиев, Мамадыш районы.

70 килограмм:
1. Артур Зөлкәрнәев, Теләче районы;
2. Илнар Муллахматов, Балтач районы;
3. Булат Юнысов, Мамадыш районы.

75 килограмм:
1. Ринат Шәйхетдинов, Яр Чаллы;
2. Альберт Рахматуллин, Чистай районы;
3. Азат Нурмөхәммәтов, Яңа Савин районы.

80 килограмм:
1. Рамил Синякаев, Әлмәт;
2. Ринат Мингалиев, Яр Чаллы;
3. Рөстәм Хөснетдинов, Түбән Кама.

85 килограмм:
1. Ринас Кәлимуллин, Зәй;
2. Раиль Сәләхетдинов, Кукмара районы;
3. Нәфис Галиев, Идел буе районы.

90 килограмм:
1. Илмир Төхвәтуллин, Яңа Савин районы;
2. Руслан Хәмидуллин, Зәй районы;
3. Илнар Галимов, Алабуга.

100 килограмм:
1. Ришат Гайнетдинов, Минзәлә районы;
2. Айнур Сыртаев, Чистай районы;
3. Булат Мусин, Яңа Чишмә районы.

130 килограмм:
1. Раил Нургалиев, Биек Тау районы;
2. Радик Сәлахов, Зәй районы;
3. Ринат Дәүләтшин, Яңа Савин районы.

130 + килограмм:
1. Марат Мөхәммәтҗанов, Түбән Кама;
2. Фирдүс Зәйнуллин, Яшел Үзән районы;
3. Фәнил Исмәгыйлов, Кукмара районы.

Иң күп очко җыйган районнар:

1.Теләче - 375,5;
2. Балтач - 370,5;
3. Зәй – 370.

Татарстанның көрәш федерациясе президиумы әгъзасы, "Идел" журналының баш мөхәррире Радик Сабиров ярышның югары дәрәҗәдә булуын әйтте. “Ярышлар биредә ел саен оешкан төстә уза. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки Кама аръягында рәсми ярышлар күп түгел. Моннан берничә ел элек бу ярыш мастерлык статусына ия иде, ягъни биредә җиңүчеләр Татарстанның спорт остасы исемен алырга мөмкин иде, ләкин хәзер бу хәл үзгәрде”, - диде Радик Сабиров.

Искәртеп узабыз, Түбән Камада татарча көрәш буенча балалар һәм яшүсмерләр мәктәбе эшләп килә, ул Данил Галиев исемен йөртә. Данил Галиев Татарстанның – 12, Россиянең – 8, Муса Җәлил истәлегенә уздырыла торган бәйгенең 6 тапкыр җиңүчесе булып таныла. Грек-рим көрәше белән дә шөгыльләнеп, СССРның спорт остасы дәрәҗәсенә ирешә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100