Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Даниил Спиваковский «Китап-бәйрәм»дә Мостай Кәрим әсәрен сөйләгән

Театр һәм кино артисты Даниил Спиваковский әйтүенчә, Мостай Кәрим драмалары милли характерда гына түгел. Ул Уфада «Китап-бәйрәм»дә Мостай Кәрим әсәрен сөйләгән. Бу хакта «Республика Башкортостан» га сылтама белән «Сакмар» сайты яза.
«Мостай Кәримнең «Безнең өйнең яме» әсәре белән бөтен Башкортстанны диярлек йөреп чыктым. Мостай Кәрим — ул башкортлар өчен генә аңлаешлы милли тарих түгел. Иң элек, ул — совет кешесе, ул бөтен ил өчен язган. Әсәрләрендә ниндидер милли төсмер булган очракта да, ул персонажларның исемнәрендә, яшәү урынын, ризыкларын, һ.б. сурәтләгәндә очрый. Әмма ул күтәргән темалар бөтен дөнья халкы өчен аңлаешлы. Ул классик, шуңа күрә аны уку кызык. Ниндидер башкорт колориты — ул тәкъдим ителгән вакыйга; ә асылы, кешеләрнең хис-кичерешләре, кайда гына яшәсә дә, шул бер үк», — ди Даниил Спиваковский.
- Мостай Кәримнең 100 еллыгы уңаеннан Әмир Абдразаков исемендәге «Башкортостан» киностудиясе «Безнең өйнең яме» повесте буенча «Сестренка» фильмын төшерде, режиссеры— Александр Галибин.
«Китап бәйрәм» Халыкара китап ярминкәсе Башкортстан башкаласы Уфада 26-28 май көннәрендә узды. Анда зур-зур нәшрият, китап кибетләре, модельле китапханә вәкилләре җыелды. Китап ярминкәсе кысаларында танылган әдипләр һәм сәхнә йолдызлары белән очрашулар уздырылды, яшь авторлар иҗаты белән таныштыру чаралары оештырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз