news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәниф Шәрәфетдинов: Иң рәхәте – авыл җирендә концерт кую

Легендар «Бәйрәм» ансамбле солисты, шулай ук үзе генә башкарган җырлар белән дә популярлык яулаган җырчы Дәниф Шәрәфетдинов иҗаты, хәзерге эстрада турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Дәниф Шәрәфетдинов: Иң рәхәте – авыл җирендә концерт кую
Фото: © «Татар-информ», Алинә Айдарова

«Кассага гына эшләп, зал тутырган бер генә артистны да белмим. Андыйларның булганына ышанмыйм. 2015 елда үзем дә Чаллыда концерт өчен 1 көн алган идем. 10 көн билетлар буенча чабулап йөргәч, кан басымым күтәрелде, арыдым. Концертны үткәрмәскә булдым. Иң рәхәте – авыл җирендә концерт кую.

1995 елда Мәскәүдә Хәйдәр Бигичев, Зөһрә Сәхәбиева, Виталий Агаповлар белән бер сәхнәдә чыгыш ясарга туры килде. Март ае иде ул. Миңа 20 яшь. «Хөрмәтле дуслар», – дип эндәштем шунда. Сәхнә артында йөргән бер ханым, кем икәнен генә төгәл хәтерләмим, миңа: «Чыннан да залда дусларың утырамы?» – диде. Шуннан соң шушы ялгышымны кылганым булмады. Бары тик «хөрмәтле тамашачылар»! Барысы да тәрбиядән килә. Соңгы елларда, билне бөгеп: «Алдыгызда тезләнеп баш иям», – дия идем.

Ярты залларга эшләгән вакытлар да булды. Хәния апа: «Быел ярты залга эшләсәк, киләсе елны залда буш урыннар булмаячак», – дия иде. Ул хаклы булып чыга иде. 2010 елларда мин үз гастрольләрем белән йөргәндә, 10-20 кешелек залларда эшләгәнем булды. Ник йөрисең, дияләр иде артистлар. Киләсе елларда, чыннан да, тамашачы күпләп йөри башлады. Чаллыда концертымны 2 тапкыр куйдым. Эше күп, тамашачыны да китерү җиңелләрдән түгел, дип башка куймадым.

Хәзер җыелма концертларга дәшсәләр ә, ризалашмыйм. Сәламәтлек дә аһ итәрлек түгел бит, кызгандырасым килми. Бер кызык, дөресрәге, кызганыч хәл булды 2008 елда. Бер җырчының юбилеенда чыгыш ясадым. Юл фаҗигасеннән соң урын өстендә яткан чакларым иде. Ябыгып бетеп, танырлык түгел идем. Шунда кызганып кул чапканнарын хәтерлим. Шуннан соң аңладым: кызгандырып йөрмим, дидем», – ди ул.

Дәниф Шәрәфетдинов белән «Интертат» сайты өчен Алинә Айдарова сөйләште.

news_right_1
news_right_2
news_bot