news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

"Данфосс" компаниясе һәм Татарстан хезмәттәшлекне дәвам итәчәкләр

Без Данияне һәм аның компанияләрен озак сроклы хезмәттәшлек партнерлары дип саныйбыз, ди ТР Президенты

 (Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”). "Данфосс" компаниясе һәм Татарстан Республикасы үзара хезмәттәшлекне дәвам итәргә һәм ныгытырга ниятли.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Данфосс" (Дания) компаниясе җитәкчелеге белән очрашуда белдерде. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Копенгагенга эш сәфәре кысаларында уздырылды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, "Данфосс" компаниясенең Россиядә эшләү тәҗрибәсе зур, ә Татарстан белән аны күп елларга сузылган тыгыз һәм уңышлы мөнәсәбәтләр бәйли. Бүгенге кебек очрашулар киләчәктә дә уртак проектларны әзерләргә һәм гамәлгә ашырырга ярдәм итәчәк, дип ышаныч белдерде Татарстан Президенты. Без Данияне һәм аның компанияләрен озак сроклы хезмәттәшлек партнерлары дип саныйбыз, диде ул.

Үз чиратында, "Данфосс" президенты һәм башкарма директоры Нильс Кристиансен билгеләп үткәнчә, ул шулай ук Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлектән канәгать. "Без Татарстан территориясендә үз проектларыбызны гамәлгә ашырырга телибез", - диде ул. Нильс Кристиансен шулай ук хәбәр иткәнчә, компания Россиядә җитештерү эшләрен җәелдерүне дәвам итәчәк, аерым алганда, хәзер Түбән Новгородта яңа завод төзү проекты эшләнеп килә.
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары өчен "Данфосс"ның Россиядәге яңа проектлары үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Соңгы елларда Россиягә инвестицияләр 80 млн. евро тәшкил иткән, аларның Россиядәге предприятиеләрендә эшләүчеләр саны 1 мең кешегә якын. Шуннан соң Нахабинодагы (Мәскәү өлкәсе) җитештерү-административ комплексы эше турында җентекләп сөйләделәр.

Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында компания җитәкчелегенә "Алабуга" махсус икътисадый зонасы территориясендә бизнес алып бару шартларын өйрәнергә тәкъдим итте. Ул компания вәкилләрен "Алабуга" МИЗны җентекләп өйрәнү өчен Татарстанга чакырды.

Белешмә өчен. Казанда 2014 елның маенда энергияне сак тоту технологияләре буенча уртак конференция уздырылды, аның кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән «Данфосс» компаниясе арасында хезмәттәшлек турында килешүгә имза салынды.

ТКХ һәм төзелеш, шулай ук сәнәгать һәм энергетика өлкәсендә җылылык белән тәэмин итүне яңарту буенча кайбер проектлар әзерләнде; КДЭУ һәм башкалар белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.

Татарстанда «Данфосс» җитештерү җайланмалары белән 1,5 мең объект җиһазландырылды; Универсиаданың төп спорт объектлары (энергияне сак тоту җайланмалары) тәэмин ителде.

Республиканың әйдәп баручы предприятиеләрендә (ТАИФ, «Нижнекамскшина», «НижнекамскНефтехим», «Аммоний» ААҖ һәм башкалар) электр энергиясен куллануны киметү буенча «Данфосс» технологияләре кертелгән.

«Алабуга» МИЗдагы кайбер резидент предприятиеләрнең җитештерү биналарына «Данфосс» җайланмалары куелган.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100