news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Чаллының 400 еллыгын бәйрәм итү датасы турында хәбәр итте

Рөстәм Миңнеханов Чаллының 400 еллыгын бәйрәм итү датасы турында хәбәр итте
Фото: Чаллы шәһәре мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе

Чаллының 400 еллыгына багышланган юбилей чаралары 22 августта узачак. Шәһәр Советының йомгаклау сессиясендә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов шул хакта хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, тантаналарны уздыруның якынча датасын шәһәр мэры Наил Мәһдиев тәкъдим иткән. Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, юбилей төзүчеләргә – Камага бөтен илдән килеп, буш урында яңа шәһәрһәм завод сафка бастырган кешеләргә хөрмәт күрсәтү булачак.

«Бу - төзүчеләргә, Камага бөтен илдән килеп, буш урында яңа шәһәр һәм завод торгызган кешеләргә хөрмәт билгесе. Һәм, әлбәттә инде, нәкъ менә алар Автокала үсешенә нигез салды. Боларның барысын да безнең элгәрләребез башкарды», - диде Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot