news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Йосыпов самолетны кырга утырту вакыйгасы турында фильм төшереләчәген әйтте

Россия Герое фильм төшерелгәндә консультацияләр бирәчәк.

Дамир Йосыпов самолетны кырга утырту вакыйгасы турында фильм төшереләчәген әйтте
Салават Камалетдинов

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Россия Герое, Мәскәү өлкәсендә двигателе сүнгән самолетны кукуруз басуына утырта алган очучы Дамир Йосыпов шул вакыйгаларга бәйле фильм төшереләчәген әйткән.

«Мәскәү өлкәсендә кукуруз кырына А321 очкычын утырту белән бәйле вакыйгалар турында тулы метражлы нәфис фильм төшерә башлаячаклар. Минем белән танылган кинокомпания элемтәгә керде һәм без бу идеяне тормышка ашырырга карар кылдык. Мин консультант вазифасында булам. Фильмны 2022 елның җәендә төшерә башлыйлар. Калганы турында соңрак хәбәр итәрмен», — дигән ул инстаграм битендә.


Россия Президенты Владимир Путин 2019 елның 22 ноябрендә «Урал авиалинияләре» пилотлары Дамир Йосыпов һәм Георгий Мурзинга Россия Геройларының алтын медальләрен тапшырды. 2019 елның август аенда алар бортында 226 пассажир булган Airbus А321 лайнерын Мәскәү өлкәсендә кукуруз басуына төшереп утыртты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100